Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразованың кызы "кишер" сүзен ничек әйтә?

Гүзәл Уразованың кызы "кишер" сүзен ничек әйтә?

news_top_970_100
Гүзәл Уразованың кызы "кишер" сүзен ничек әйтә?
Җырчы Гүзәл Уразова май бәйрәмнәрендә бакчасында яшелчәләр утырта. Кулында кечкенә көрәк, тырма. Түшәлеп куйган түтәлләргә юллар сыза, үзе кечкенә кызы белән сөйләшә:

"Кишер утыртабыз, суган утыртабыз, чөгендер утыртабыз, тагын нәрсә утыртабыз?" - дип сорый Гүзәл кызыннан.

"Кичер", - ди кызы.

Бу урында Илдар Хәкимов сүзгә кушыла.

"Кызым, син кичер дип әйттең. Белмим, кичереп булыр микән бу сүзеңне. Кишер дип әйтергә кирәк бит".

Нәни кызы тагын "кичер" дип кабатлый.

Гаилә күңелле һәм файдалы итеп вакыт үткәрә.

Гүзәлнең чыннан да кишер утыртып йөрүенә шикләнүчеләр дә бар.

"Кишерне болай утыртмыйлар, мондый кечкенә көрәк белән кишер утыртканнарын кая күргәнең бар. Бу "песочница" уены, показуха", - дип язган Гүзәлгә бер инстадашы. "Килегез безнең песочницада уйнарга, күрерсез", - дип җавап биргән Гүзәл.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100