Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова: "Соңгы 3-4 көндә мин ишеткән мәгънәсез сүзләрне берегезгә дә ишетергә теләмим"

Гүзәл Уразова: "Соңгы 3-4 көндә мин ишеткән мәгънәсез сүзләрне берегезгә дә ишетергә теләмим"

news_top_970_100
Гүзәл Уразова: "Соңгы 3-4 көндә мин ишеткән мәгънәсез сүзләрне берегезгә дә ишетергә теләмим"
Җырчы Гүзәл Уразова белән Фирдүс Тямаевның юлда яткан җәнлек үләксәсеннән көлүе белән бәйле гауга һаман тынмый. 

Татарстанның халык артисткасы Гүзәл Уразова инстаграмында яңа пост куйган. Бу постында ул "Соңгы 3-4 көндә мин ишеткән акылсыз, мәгънәсез сүзләрне берегезгә дә ишетергә теләмим", - дип язган.

Сүз уңаеннан, өч көн элек куйган постында Гүзәл: "Мин Ходай Тәгаләдән сорыйм, миңа шундый начар сүзләр җиткергән кешегә Ходай Тәгалә үзе шундый көннәр китерсен иде", - дигән иде. 

Фикерен үзгәрткән, димәк.

"Мин үзем гади авылдан чыккан кешемен, һәм үз халкымның патриоты дип саныйм үземне. Менә инде 16 ел, үз иҗатым белән елына 250 дән артык концерт биреп, телебезне, динебезне Рәсәйнең төрле шәһәр, район, авылларында оныттырмыйча хезмәт куям. кая килсәм дә, халык һәрбер җырымны кушылып җырлый. Бу еллар эчендә күпме яхшы изге эшләр эшләгәнне бер Ходай белә, чөнки әти-әни мине шулай тәрбияләде. Кызым, күңелең җитеп эшлисең икән, Ходай аны үзе күрә, аны кычкырып сөйләп йөрү кирәкми, диеп өйрәттеләр. Соңгы 3-4 көн эчендә мин ишеткән акылсыз, мәгънәсез сүзләрне бер кешегә дә ишетергә теләмим. Сезнең йөрәгегез андый әйбергә түзмәскә мөмкин. Ә минем йөрәк халык мәхәббәте белән тулы, шуңа ул түзә. Безнең үз СМИларыбыз бервакытта да безнең яхшы әйберләребезне күрергә теләмәде. Мәсәлән, әле март аенда гына шаулатып Мәскәүдә Кремльдә 7500 кешелек залда концертыбызны үткәрдек. Ләкин Казанга кайткач, шушы яңалыкны халыкка әйтер өчен бездән акча сорадылар. Түләдек. Чөнки мин ул сәхнәдә үзем өчен түгел, ә халкым өчен үз телемдә горурланып җырлап кайттым. Ә кичә шул ук каналлар, булмаган ялган сүзләр белән безне Фирдүс Тямаев белән яманлап яңалык күрсәткәннәр. Бушка. Мине яклап чыккан һәрбер кешегә рәхмәтләр җиткерәсем килә. Мин сезне яратам һәм шушы Кремль концертын күрергә үзебездә Казанда көтеп калам", - дип язган постында Гүзәл Уразова.


  • 26 октябрь көнне Фирдүс Тямаев белән Гүзәл Уразованың юлдан яткан җанвар үләксәсеннән көлеп сөйләшкән видеолары чыкты. Әлеге видео зур гауга куптарды - Татарстанның атказанган артисты Тямаев белән Татарстанның халык артисты Уразованың хайваннарга мондый мыскыллы мөнәсәбәте халыкта ризасызлык тудырды. Гауга федераль мәгълүмат чараларына кадәр барып җитте. Шуннан соң Фирдүс Тямаев үзенең шаяртуыннан гафу үтенде, ә Гүзәл Уразова халыкны гаделсезлектә гаепләде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100