Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова Кремль сәхнәсендә башкарачак яңа җырыннан өзек күрсәтте

Татарстанның атказанган артисты “Ышанам” дип аталган яңа җырын Алла Духованың “Тодес” балет мәктәп-студиясе белән бергә Кремль сәхнәсендә куячак.

news_top_970_100
Гүзәл Уразова Кремль сәхнәсендә башкарачак яңа җырыннан өзек күрсәтте
Гүзәл Уразовадан яңа җыр!

“Барыгызны да гашыйклар көне белән, дуслар! Яңа җырымны тәкъдим итәсем килә. “Ышанам”. Яздырабыз. Шулайрак булса норм? Яки үзгәртергә кирәкме? Моңарчы Салават Шәиховның “Онытмагыз безне” җырын башкарган идем. Бу җыр, минемчә, заманча килеп чыкты. Бу җырны Кремль сәхнәсендә куячакбыз”, дип уртаклашкан Инстаграм аккаунтында җырчы.

“Һәрвакыттагыча, супер! Бомба!”, “Бу җырың да, башкалары кебек, супер”, “Мин бу җырыгызны зарыгып көтәм, мин сезнең җырларны өзелеп яратам”, дип яза җырчының язылучылары.

Бер теркәлүче исә башка артистларны да кыстырган. “Җырыгыз бомба! Гүзәл, молодец! Җырлардан үзең хит ясыйсың! Башкалар кебек бүтән башкаручыларның алар үзләре популяр иткән җырларын яңадан җырламыйсың. Башкалар хезмәте белән кулланып, үзеңә баллар җыясың. Синең йөзләгән җырың тарихта нәкъ үзеңнеке булып калачак”, дип язган ул. “Авыздан алып әйттегез, килешәм, дөрес сүзләр. Сүз кем турында барганын чамалыйм”, дип хуплады өстәге язылучыны Гүзәл Уразованың тагын бер теркәлүчесе.

Сезгә ошыймы, дуслар? Көтәсезме?


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100