Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлсирин көнләшми: Азат Абитовка чәчәк бүләк иткән кыз кем?

"Чәчәкләрне мине хөрмәт иткән бер кыз бүләк итте. Розаларны биргәндә, кемнән икәнлеген әйтеп бирде", - диде Азат.

news_top_970_100
Гөлсирин көнләшми: Азат Абитовка чәчәк бүләк иткән кыз кем?

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концерт залында Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале Гала-концерты узды. 

Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина "Аккошлы күл" җырын башкарганнан соң, чәчәкләр тотып, сәхнәгә бер кыз менде. Кызыл розалар бәйләмен ул Гөлсирингә түгел, ә Азатка тапшырды. 

- Чәчәкләрне мине хөрмәт иткән бер кыз бүләк итте, аның исемен әйтергә теләмим. Сәхнәгә менгән кыз белән без таныш түгел, аңа бу чәчәкләрне бары тик тапшырырга гына кушканнар. Розаларны биргәндә, кемнән икәнлеген әйтеп бирде, мин рәхмәт әйтеп кабул иттем, - диде Азат

- Гөлсирин көнләшмәдеме соң?

- Кызлардан игътибар була инде, без бит сәхнә кешеләре. Ә ни өчен Гөлсирин көнләшергә тиеш? - диде ул.

"Интертат" хәбәрчесе бу хакта Гөлсириннең үзеннән дә сорады.

- Мин ул кызны белмим һәм миңа аны белү кирәкми. Азатка чәчәк бирәләр икән, сөенәм генә, димәк аның иҗатын хөрмәт итәләр. Һәрбер җырчының үз тыңлаучысы була. Азатның алар белән аралашуына ни өчен каршы булырга һәм көнләшергә тиеш мин? - диде җырчы.

- Гөлсирин, Азатның хыянәтен кичермим дип әйткән идең. Ләкин сәхнәдә бер-берегезгә әле дә гашыйк парлар кебек карап торасыз.

- Җырны сәхнәләштерергә кирәк бит инде, шуңа күрә төрле эмоцияләр тудырырга тырышабыз. Мәхәббәтле җыр башкарганда бер-беребезгә усал итеп карый алмыйбыз. Яратуны күрсәтергә, халыкка җиткерергә кирәк. Азат минем хакта “Гөлсирин мине гафу итми, кая бара инде ул” – дип әйткән иде. Менә шуннан нәтиҗә ясагыз инде, - диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100