Гөлсәрия: "Нәрсәгә өйрәтәбез ирле хатыннарны?"

16 август 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: pixabay.com
Татар блогеры Гөлсәрия инстаграмда авыр мәсьәләне күтәргән:

"Ничә көн бер сөйләшү башымнан чыкмый. Нинди модага кереп барабыз, үсеп килүче яшь кызларга нинди үрнәк бирәбез, нәрсәгә өйрәтәбез ирле хатыннарны...

Сүзем аерылу турында. Кияугә чыкканда, барган җиреңә таш булып ят дигән теләкләр әйтәләр кәләшкә - аерылып кайтасы булма дигән сүз бу. 

Элек аерылган сүзен ишетсәң сагаеп кала идең, капкадан чыкмас оят кебек тоела иде. Хәзер аерылган хатынга күпкә җиңел вә рәхәт икән, салоннарга йөрим, кая барасым килсә шунда барам, "развиваться" итәм, - ди миңа бер танышым. Ул аерылды күптән түгел.

- Тормыйм, ник торыйм? Дөрес, үземнең характерым да гөл түгел, әмма андый кеше өчен үзгәрергә кирәкми. Балачак травмаларын дәвалый, психологка йөри икән. Курслар үтәм, кадеремне арттырам, - ди. 

Ник, ирең янында кадереңне арттырырга ярамыймы, бергә проблемаларны чишәргә, бергә үзгәрергә? Психология каршылыгым юк, әмма "без фанатизма" инде, кызлар. Ялгызлык ямьле түгел, үткән һәрбер көнгә шөкер кылам, күпме байлык бездә, кадерен генә белмибез", - дип язган Гөлсәрия.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Кызлар, бер яза башласам туктап булмый, ничә көн бер сөйләшү башымнан чыкмый. Нинди модага кереп барабыз, үсеп килүче яшь кызларга нинди үрнәк бирәбез, нәрсәгә өйрәтәбез ирле хатыннарны. Сүзем аерылу турында, кияугә чыкканда, барган җиреңә таш булып ят дигән теләкләр әйтәләр кәләшкә, аерылып кайтасы булма дигән сүз бу. Элек аерылган сүзен ишетсәң сагаеп, капкадан чыкмас оят кебек тоела иде. Хәзер аерылган хатынга күпкә җиңел вә рәхәт икән, салоннарга йөрим, кая барасым килсә шунда барам" развиваться " итәм. - ди миңа бер танышым, аерылды күптән түгел. - Тормыйм ник торыйм, дөрес үземнең характерым да гөл түгел, әмма андый кеше өчен үзгәрергә не стоит. Детский травмаларны дәвалый, психологка йөри икән. Бала шул травмалар аркасында әтисез калган, гаилә таркалып инде хәзер, курслар үтәм, үземнең кадеремне арттырам ди. Ник ирең янында кадереңне арттырырга ярамыймы, бергә проблемаларны чишәргә, бергә үзгәрергә. Психология каршылыгым юк. , әмма " без фанатизма " инде кызлар. Ялгызлык ямьле түгел, үткән һәрбер көнгә шөкер кылам, күпме байлык бездә, кадерен генә белмибез.....#травмы#сабыйлар#балаҗимешем #тулыгаилә#бәхетлебала

Публикация от Гөлсәрия (@sarijush_kraft)


  Без Инстаграмда

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла