Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлсәрия: "Бу бит искиткеч гамәл, халәт, хәят"

Гөлсәрия: "Бу бит искиткеч гамәл, халәт, хәят"

news_top_970_100
Гөлсәрия: "Бу бит искиткеч гамәл, халәт, хәят"
@sarijush исеме белән инстаграмда язучы Гөлсәрия ханым ураза тотудан тәэсирләрен уртаклаша. 

"Аллаһыма шөкер кылам, изге Рамазан шәриф аенда ураза тоту ләззәтен биргән өчен, бу бит искиткеч гамәл, халәт, хәят. Бөтен кеше дә ураза тота алмый, дип әйтә иде әбием, бәләкәй вакытымда миңа бу сүз сәер булып тоела иде, ул чакта әле ярты көн генә ураза тотып әбекәйнең тәмле кабартмалары белән авыз ачканда. Үсә төшкәч кенә аңладым, бик тотасы килсә дә әбекәйнең дә картлык галәмәте белән тота алмый башлавы, бер уч дару ашап саләмәтлеге аркасында рузала булмаучылар күпме, Рамазан аенда һаләкәткә юлыгып шифаханә түшәменә күзләрен багып ятучылар да шактый. Безне Аллаһ алар хәленә кылмаган, савап эшләп, әҗерен җыю юлында иткән, ихлас күңелләргә җылы нур өрердәй изге айның тәмен татып карау мөмкинлеген ачкан! Җәннәт ишекләренең теләсә кайсыннан кереп була, бу айда алар барда ачык!

Мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйк, соңгы 10 көнлеккә керәбез, бик көчле көннәр. Уттан барчабызны Аллаһ сакласын, җәннәтләрдә очрашырга язсын!" - дип язган Гөлсәрия.

 
Посмотреть эту публикацию в Instagram

#Аллаһымашөкер кылам, изге Рамазан шәриф аенда ураза тоту ләззәтен биргән өчен, бу бит искиткеч гамәл, халәт, хәят. Бөтен кеше дә ураза тота алмый-дип әйтә иде әбием, бәләкәй вакытымда миңа бу сүз сәер булып тоела иде, ул чакта әле ярты көн генә ураза тотып әбекәйнең тәмле кабартмалары белән авыз ачканда. Үсә төшкәч кенә аңладым, бик тотасы килсә дә әбекәйнең дә картлык галәмәте белән тота алмый башлавы, бер уч дару ашап саләмәтлеге аркасында рузала булмаучылар күпме, Рамазан аенда һаләкәткә юлыгып шифаханә түшәменә күзләрен багып ятучылар да шактый. Безне Аллаһ алар хәленә кылмаган, савап эшләп , әҗерен җыю юлында иткән, ихлас күңелләргә җылы нур өрердәй изге айның тәмен татып карау мөмкинлеген ачкан!Җәннәт ишекләренең теләсә кайсыннан кереп була, бу айда алар барда ачык! Мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйк, соңгы 10 көнлеккә керәбез, бик көчле көннәр. Уттан барчабызны Аллаһ сакласын, җәннәтләрдә очрашырга язсын! #сәхәрилһамы#изгеай #яратамуйларгасөйләргә#рәхәтбәхет #чишмәсуы #таңвакыты#татарйокламый

Публикация от гульсария (@sarijush)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100