Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Закирова: “Шәфәгать абыйның үлүе – артистлар өчен дәрес”

31 октябрь көнне Чаллының Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында җырчы һәм композитор Гөлназ Закированың иҗат кичәсе үтте. “Интертат” хәбәрчесен “кунакка” чакырганда, ул: “Шәфәгать абый булмагач, концерт ничек үтәр икән дип борчылган чагым”, - диде. Баксаң, әле менә бу көннәрдә генә үлгән Шәфәгать Салихов аның концертында чыгыш ясарга тиеш булган икән...

news_top_970_100
Гөлназ Закирова: “Шәфәгать абыйның үлүе – артистлар өчен дәрес”
-Гөлназ, Шәфәгать абыйны күптән белә идеңме?

-Балачактан инде. Без бит гомер-гомергә күршеләр булып яшәдек. Көн саен күрешеп тора идек. Гел елмаеп, уңышлар тели иде. Ә бүген ул концерт алдыннан миңа этәргеч була алырдай сүзләр әйтмәячәк... Әллә нинди бушлык күңелдә.


- Шәфәгать абыйны соклангыч тырыш кеше дип искә алалар...

- Шәфәгать абый гел гаиләсе өчен тырышты. Күп эшләде ул, ашыкты. Көненә берничә банкет ала иде. Менә соңгы шимбәсендә дә шул ук хәл иде...
 
- Аңлавымча, сез иҗатта да дус булгансыз. Шәфәгать абыйны көр күңелле кеше иде, диләр. 
 
-Ооой, Шәфәгать абый белән гастрольләргә йөрү үзе бер кызык иде. Менә бер Себер якларына чыгып киттек. Навигатор туры барырга куша, ә Шәфәгать абый, киресенчә: “Сулга борылырга кирәк”, - диде. Ахырда, турыга китсәк, зур круг ясаган булыр идек. Шат күңелле кеше иде ул.
 
-Чаллыга аның үлүе турында хәбәр ничек килеп җитте? 
 
-Миңа кызы Миләүшә шалтратып, әтием Илгиз Закировның телефон номерын сорады. Мин, тегене-моны уйламыйча, аңа номерны бирдем. Башымда андый уй да юк иде... Соңыннан таралды инде. Ялгышмасам, Ринас Әхмәтов таратты ул хәбәрне. 
 
-Үзең дә банкетта идең әллә? 
 
-Әйе, эшли идем. Аңлыйсыздыр, әлеге банкетта ахырына кадәр эшли алмадым. Кунакларыбыз рус булсалар да, хәлемне аңладылар. 
 
-Артистлар шулай ашыга инде ул... 
 
-Шулай, үзем дә гел өйгә кайту ягында. Балалар, гаилә көтә, дибез. Шәфәгать абыйның арабыздан китүе – күпләр өчен дәрес булды дип уйлыйм. Кунып кал, чыкма төнгә каршы юлга... 
 
- Шәфәгать абый нинди кеше булып исеңдә калды? 
 
-Аның ачулы чагы була иде микән, гомумән? Сиздерми иде генә микән? Нәрсә генә булса да, уе гел яхшыда иде. Хәзер дә, “тегеннән” булса да, безгә уңышлар теләп торсын иде. Киңәш бирә белә иде, тәнкыйте дә булгалый иде. Аларны исә, төштә кереп, җиткерсен безгә. 

  • Баянчы Шәфәгать Салихов 27 октябрь кичендә Казан-Чаллы юлында автоһәлакәттә вафат булды. Азнакай районындагы Татар Шуганы - аның туган авылы. Баянчы шунда җирләнде.

Шәфәгать Салиховның соңгы сәгатьләре турында язма укыгыз

Шәфәгать Салиховны иҗаттан дуслары искә ала.

Шәфәгать Салихов белән 2014 елгы әңгәмә: "Хатыным мине яшәртә. Тик мин аны картайтам".

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100