Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сәфәрованы Чиләбе таксисты талаган

Гөлназ Сәфәрованы Чиләбе таксисты талаган

news_top_970_100
 Гөлназ Сәфәрованы Чиләбе таксисты талаган
Татарстанның атказанган артисты, концертлар алып баручы Гөлназ Сәфәрова Чиләбе таксистына пост багышлаган.

"Чиләбе мине шаккаттырды. Мәскәүдән Чиләбегә кадәр 2,5 сәгать очканда йокларга да өлгердем. Мин гадәттә самолеттан чыкканчы ук “Яндекс.Такси”га заказ бирәм. Бүген дә шулай эшләдем. Мин барасы урынга кадәр 30 км күрсәтте һәм 380 сум дип бәяләнде. 

Аэропорттан чыкканда һәрвакыттагыча таксистлар тора. Мин аларга гел автомат рәвештә юк, такси кирәкми дип җавап бирәм. Бүген күзәтеп басып торам. Күңелсез генә ир-ат һәр узып баручы янына килеп, шәһәргә кадәр такси тәкъдим итә. Кемдер аны ишетми дә, ә кемдер минем шикелле автомат рәвештә кире кага. Аның бәяләре ике яки өч тапкыр кыйммәт микән дип кызыксынып куйдым. Минем ничә сум дип соравыма, ул 350 сум дип җавап бирде. Без хәтта бәя дә сорамыйбыз, ә кеше эшсез тилмереп тора дип уйладым мин. Мин “Яндекс.Такси”дан баш тартып, аның белән барырга булдым. Тиешле урынга килеп җиттек, аңа 1 мең сум бирдем. Ә ул “ник 1 мең сум” дип сорады. Мин ваграк акчам юк дидем. Таксист миңа “акчаң җитми” ди. Соң 350 сум дидегез дим. Шул вакыт таксист явыз кешегә әйләнде дә куйды һәм юл бәясе 3150 сум булуын әйтте. Чиләбедә каян мондый бәяләр?” – дип аптыраган Гөлназ.

Берәү “30 сум экономияләргә теләп, алдангансың” дип язган. Ә Гөлназ исә, “мин әле 1 мең сумнан кире кайтарган акчаның 500 сумын гына алып, аны куандырырмын дигән идем”, - дип язган.

Инстачылар арасында да андый хәлдә калучылар бар икән. Алар бу таксистларның алдап акча эшләү ысулы дип язган. 1350 сум белән 350 сум русча бертөрлерәк яңгырашта. Шуңа таксистлар сез ишетеп бетермәгәнсез дип ялганга баралар икән.

Халыкны Гөлназның чыннан да 3150 сум акча түләү-түләмәве кызыксындыра. “Мине янчыгымда бары 1500 сум гына акча булу коткарды. Мин чыннан да таксистның бәясен дөрес ишетмәгәнмен дип уйладым, бәяне төшерүен сорадым. Ул “юк” диде. Шунда мин акча янчыгын ачып күрсәттем, бар булганы шул, башка юк дидем. Теләсә нәрсә эшлә дидем.

Комментарийлар өчен рәхмәт, мошенниклык схемасы икәнен сездән белдем. Хәзер бу хакта күп кеше белде инде. Сак булыгыз!”, - дип җавап язган Гөлназ.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Удивил меня Челябинск! Москва- Челябинск, за 2,5 часа полёта успела выспаться. Я обычно, по прилету, всегда, во всех городах ,ещё даже не успев выйти из самолёта, заказываю Яндекс.Такси Сегодня действовала по той же схеме, до моей точки показывало 30 км.- 380 рублей. При выходе из аэропорта как всегда стояли местные таксисты: я всегда им на автомате отвечаю «нет, такси не нужно», и не только я. Стою сегодня ,наблюдаю: один мужчина с грустным видом подходит к каждому и предлагает такси до города, кто-то его не слышит , кто-то, так же как и я, на автомате говорит «нет». И тут я задумалась , интересно, а на сколько дороже проезд ?! В 2 раза? В 3? На мой вопрос «сколько?» , он ответил « 350». Вот так вот думаю я, мы даже стоимость не узнаем ,а человек без работы стоит, все все все его игнорируют. Короче, я отменяю яндекс, решаю ехать с ним. Приезжаем на место, протягиваю я ему 1000 рублей, а он мне « а почему 1000?!», говорю мельче нет. И тут ПАБААААМ!!!! таксист заявляет что у меня денег-то не хватает!!! -350 же!!! -Нет, 3 1 50 ( и тут грустный и милый Водитель превращается в грозного) . Откуда такие цены в Челябинске???!!!!!Откудааа?! Москва, Казань отдыхает!. Нәрсә дип әйтим?! . Суровый челябинский таксист))

Публикация от Gulnaz Safarova (@saffarka)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100