Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сәфәрованы битенә укол кадату һәм ясалма тешләр куюда гаеплиләр

Гөлназ үзен яклап чыгучы "инстадашлары"на рәхмәт җиткерә.

news_top_970_100
Гөлназ Сәфәрованы битенә укол кадату һәм ясалма тешләр куюда гаеплиләр
- Мин кайберәүләргә шаккатам. Кичә "Инстаграм"да фотосы да, язылучылары да булмаган берәү мине битемә укол кадату һәм тешләремне ясатуда гаепләде. Әле алай гына да түгел, минем әлеге комментарийне бетереп атачагыма иманы камил. Ә соңыннан, мин йөри торган косметолог җавап биргәч, ул үзе үк хәбәрен алып атарга булган, - дип яза Гөлназ Сәфәрова үз "бит"ендә. 
 
Гөлназның комментарийларга бәйле кызыклы хәлләре моның белән генә бетми икән. 
 
- Бер кыз минем турында начар фикерен белдергәннән соң, сез - минем подписчикларым, мине яклап, аның битенә яза башлагансыз. Шуннан соң бу кыз минем директка: "Сезнең подписчикларыгыз миңа теләсә нәрсә яза, туктатыгыз аларны", дияргә мәҗбүр булды. Шулай шул, үз адресыңа начар сүзләр ишетәсе килми, - ди Гөлназ. 
 
Сәфәрова үзенең яклаучыларга рәхмәт сүзләрен дә ирештергән. 
 
- Төрле сайтларда мине яклап комментарий калдыручы язылучыларыма рәхмәт. Без бит күбәү! Кара көчләр безне җиңә алмас! - ди Гөлназ.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100