Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Гөлназ Сәфәрованың бәрәңгесе тәмле һәм стильле"

"Гөлназ Сәфәрованың бәрәңгесе тәмле һәм стильле"

news_top_970_100
"Гөлназ Сәфәрованың бәрәңгесе тәмле һәм стильле"
Концертлар алып баручы Гөлназ Сәфәров бәрәңге утыртканда төшкән фотосын Инстаграмга куйган. Гөлназның инстадуслары аның эшләгәндә дә стильле киенүенә соклануларын яшерми.

Пародияләр остасы Данир Сабиров: “Шушы үстергән бәрәңгеләрегезне авыз итәргә чакырырсың дип өметләнәм, Гөлназым. Гөлназның бәрәңгеләре тәмле һәм стильле”, - дип комментарий калдырган.

"Бакчада да стильле бит сез, ә";

“Сәфәрова бәрәңге утыртканда да стильле киенгән”;

“Итек белән куртка. Пирчәткә белән көрәк төсләре туры килгән”;

“Хатын-кыз кайда да хатын-кыз булып калырга тиеш, хәтта бакчада да”;

“Хәтта чиләге туры килеп тора”;

“Син хәтта бәрәңге утыртканда да супер,”;

“Ничек шулай матур итеп фотога төшәргә мөмкин эш киемендә, өйрәтегеҙ әле...” – дип комментарийлар калдырганнар.

Аннары Гөлназның эш-коралларын һәм киемен тикшерүгә керешкәннәр.

“Татар малай” блогеры “көрәк шәп - модалы – стильле”, дип язып калдырган.

Берсе исә “кыланасыз, пирчәткәләрегез пычранмаган”, дигән.

Гөлназ да җавапсыз калмаган: “без кул белән казымыйбыз, көрәк белән”, - дип язган

“Итек точно 80нче еллардан, минем әтинеке дә нәкь шундый иде” дип язучыга Гөлназ да “әтинеке ул”, дип җавап биргән.

“Колхоз җирләрен бүлеп бирә башладылармы әллә сездә кабат?” – дип кызыксынган берәү.

“Син гламур хатын-кыз. Маркетолог, психология буенча эксперт, компанияләр төркеме президенты, юрист, телетапшырулар алып баручы булырга мөмкинсең. Мөһим түгел! Бәрәңге алдында бар да тигез”, - дип нәтиҗә чыгарган бер дусты.

Гөлназ инстадусларыннан "Кемгә кайсы күбрәк ошый? Бәрәңге утырту яки алумы?" - дип тә сораган. Ә үзе "миңа ашарга ошый" - дигән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100