Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сәфәрова елап һәм танышлыклары белән куркытып кына медицина ярдәме алуга ирешкән

Гөлназ Сәфәрова елап һәм танышлыклары белән куркытып кына медицина ярдәме алуга ирешкән

news_top_970_100
Гөлназ Сәфәрова елап һәм танышлыклары белән куркытып кына медицина ярдәме алуга ирешкән
Гөлназ Сәфәрова үзен начар хис итә башлаган һәм түләүле клиникага барган. "Сәламәтлек саклау министрлыгына миллион сорау. Мин һәрвакыт түләүле клиникага гына йөрим, чөнки участковыйга мин түләүсездә участковыйга 2 атнадан соң гына эләгәм. Бервакыт мин шул ике атнаны көттем, чиратта тордым, терапевт мине башка белгечкә җибәрде, анда тагын ике атналык чират, көтеп тордым. Аннары мине УЗИга җибәрделәр, аны ун көн көттем, аннары процедуралар башладылар. Бер ай. Нәтиҗәдә 14+14+10+30 = 2 ай һәм ун көн.Аның каравы, бушлай. Ә минем авыруым көчәю ихтималлыгы, минем 3 ай диярлек тавышсыз йөрүем беркемне дә борчымый. Ә сез баланы бушлай стоматологка яздырганыгыз бармы? Көтегез, язылу бетте, урыннар юк!!!

Шуңа күрә дә түләүле клиникаларга йөрергә туры килә, алар шулкадәр артты...

"Айболит" ошамады, түләүле клиника, һәрвакыт анализларны шунда бирә идем. Ә бүген УЗИ нәтиҗәләрен почтага җибәрүне сораган идем. Алар теләсә кайсы бүлекчәгә барып, паспортны күрсәтергә куштылар, аннары бастырып бирәчәкләрен әйттеләр.

Мин якындагысына бардым, чөнки нәтиҗәләрне алып башка табибка барасы бар иде. Миңа әйтәләр - ЮК, үзегез анализ биргәненә барыгыз. Аларның бердәм базасы да юк икән. Хокукларымны даулый башлаганчы беркем дә селкенмәде. Түләүле клиника, сервис...

Табиб мине РКТга җибәрде. Мин шалтырата башладым. 7нче поликлиникага шалтыратам (түләүле бүлеккә, чөнки түләүсезенә эләгеп булмый, айлар буе көтәргә кирәк) бер хатын телефонны ала да тупас тавыш белән әйтә: "Дээ"... Мин кая эләктем дип сорыйм, ә ул "Дэээ". Бу нормаль хәлме? 

Мин информатив җавап бирергә кирәк дидем дә РКТ турында сөйли башладым. Ә ул, миңа җавап бирмичә, мине сүгә башлады. Түләүле хезмәт... Түләүле хезмәт күрсәткән клиникалар буйлап киттем...

РКТны көнендә эшләп булмый икән, урыннар юк... Таптым. Чиратта торам, авыру бетми. Шәфкать туташыннан кайчан кабул итәчәкләрен, кая түләргә кирәклеген сорыйм. Ә ул эш арасыннан гына җавап бирә, ниндидер кәгазьләрне бутый, бернинди игътибар юк...

Мин түзеп тора алмадым. Елап җибәрдем. Регистратурага йөгереп килдем, җитәкчелекне чакырдым, танышлыкларым белән янадым.

Мине шунда ук кабул иттеләр, гафу үтенделәр, РКТ ясадылар.

Күпме нерв, көч, сабырлык һәм акча! 

Нишләргә һәм ничек яшәргә. 

Ярый әйбәт, минем УЗИ, РКТ, МРТ ясарга акчам бар, таныш табибларым бар, ә алар булмаса нишләргә?

Әгәр акчаң, көчең, танышлыгың булмаса... һәм иң куркынычы - ул кадәр вакытың булмаса... Авыру көтми бит. Яраббым, куркыныч..."

Гөлназга комментарий калдыручыларның күбесе табибларның битарафлыгыннан мисаллар яза:

"Менә шулай абыем үлеп китте 56 яшендә. Участковыйга барган, УЗИ ясамаганнар, түләүсезгә чират дип, мескенемнең шул вакытта акчасы булмаган".
"Танышың булмаса, медицина синең өчен түгел".
"Себер трактындагы онкологиядә нәрсә эшлиләр, бөтенләй куркыныч. Бушлай УЗИны 6 ай көтәсе, ә түләүле булса - шунда ук". 
"Гөлназ, сезне дә танымагач, безгә нәрсә инде?"

Посмотреть эту публикацию в Instagram

......!!!! Я не любитель писать длинные посты, не люблю негатив. Но не могу промолчать!! Не могу!Пишу на русском ,чтобы всем было понятно. Миллион вопросов к МинЗдраву. Сегодня мне резко стало плохо, поехала в платную клинику. Всегда хожу в платные, потому что в бесплатную, к своему участковому я попаду только через недельки 2. Однажды я дождалась эти 2 недели, просидела в очереди, терапевт меня принял и направил к др.специалисту, к которому тоже очередь на 2 недели вперёд, ок, я дождалась, далее специалист меня определил на УЗИ, которое тоже нужно ждать дней 10, ок, потерпела, далее назначили процедуры!!!!Которые нужно было ждать месяц, потому что все заполнено. Итак, подсчитаем: 14+14+10+30 = 2 месяца и 10 дней!!!Зато БЕСПЛАТНО. А то что у меня болезнь может усугубиться, то, что я должна была ходить без голоса почти 3 месяца никого не волновало! А ребёнка пробовали к бесплатному стоматологу записать??!!! Терпите,ждите, запись заполнена ,мест нет !!! Поэтому приходится ходить в платные клиники, которых развелось как... #Айболит меня сегодня разочаровал, платная клиника, всегда сдавала там анализы, ходила к специалистам. А сегодня попросила отправить срочно результаты УЗИ мне на почту, в чём они отказали, но сказали, что я могу подъехать в любое из отделений, показать паспорт, мне распечатают, отдадут! Я поехала в ближайший, так как, с болью мне нужно было быстрей получить результаты и ехать к др.врачу. Приехала, мне говорят НЕТ, не можем дать, где делали, там и забирайте!!!! У них даже нет единой базы данных!!!! Пока не начала качать права, никто и с места не сдвинулся. Платная Клиника,сервис... . Врач меня в срочном порядке направил на РКТ. Я быстро начала искать, где это можно сделать. ВНИМАНИЕ! Звоню в поликлинику #7 Платные услуги( потому что в бесплатные фиг попадёшь , по квоте нужно ждать месяцами) берёт трубку женщина и грубым, не довольным голосам отвечает мне «Дээ»... Отвечает слишком прилично сказано, не «Да!» А «Дээээ» Я в шоке, переспрашиваю туда ли попала , она пять «Дээ». Это нормально?!!! Сделала замечание, что нужно информативно отвечать , и сразу перешла к делу, спросила про РКТ, на что она мне (продолжение ниже )

Публикация от Gulnaz Safarova (@saffarka)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100