Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Батталова белән Линара Батталова дуэт оештырачакмы?

Җырчы Гөлназ Батталованы “Yamle” солисткасы буларак, ә Линара Батталованы “Кыю кызлар” төркемендә җырлаучы буларак беләбез. Әлеге ике җырчы кыз тыңлаучыларына дуэт җырларын тәкъдим иттеләр. Татар эстрадасында яңа дуэт барлыкка килдеме? Яисә кызлар бер генә җырны бергә башкаралармы?

news_top_970_100
Гөлназ Батталова белән Линара Батталова дуэт оештырачакмы?

Җырлы төркемнәрнең составлары еш алышынып тора. Мәсәлән, “Yamle” төркемен оештырганда, Гөлназ әлеге төркемдә җырласа, бүген ул аерым җырлый. Җырчы Линара Батталова белән дә шул ук хәл. Ул “Кыю кызлар” төркемендә җырлады да, бер мәлне үзе генә җырлый башлады. Бу көннәрдә исә Гөлназ һәм Линара бергә “Милли Казан” җырын башкардылар. Без Гөлназ белән элемтәгә кердек.

“Шуны әйтеп китәргә кирәк: без Линара белән инде ун ел дәвамында дус. Һәм менә уйладык та бергә җыр яздырырга булдык. Бары тик дуэт буларак кына җырлаячакбыз дип әйтә алмыйм. Әгәр дә син төркемдә эшлисең икән, димәк, үзең генә җырлап йөрү турында уйлый алмыйсың. Һәм бу дөрес тә. “Милли Казан” җыры бары тик бер җыр гына. Без төркем буларак оешмадык. Ләкин безнең җырыбызны тыңлаучылар ошатты, шуңа күрә бәлки алга таба уртак җырларыбыз тагын булыр”, - дип сөйләде Гөлназ.

Игътибар итсәгез, Гөлназ белән Линараның фамилияләре бер төрле. Алар апа-сеңелме? 

“Күпләр безне апа-сеңел дип белә, ләкин бу алай түгел. Шулай да туганнар булмасак та, без Линара белән якын туганнар кебек аралашабыз. Еш бер-беребезгә кунакка йөрибез”, - диде Гөлназ.

Гөлназ фикеренчә, төркемдә җырлау җиңелләрдән түгел. Күз алдыгызга китерегез: Гөлназ бер, чыннан да, хит була алырлык җыр таба. Сорау: әлеге җырны Гөлназ Батталова шәхсән үзе башкарачакмы яисә төркемгә бирәчәкме? Сайлар җиңелләрдән түгел, әйеме?!

Гомумән, Гөлназ өчен бүгенге көнне популяр җырчы булу беренче урында тормый. “Элек минем өчен беренче урында эшем иде, хәзер исә минем өчен иң мөһиме – гаиләм. Әйтик, мәсәлән, элек гаилә бәйрәмнәрендә якыннарым белән бергә булмауны үземә рөхсәт итсәм, бүген алай түгел. Туганнарым белән бергә булырга тырышам. Мин кияүдә түгел, ләкин якын кешем бар. Әйе, төрле массакүләм мәгълүмат чараларында минем җырларым ротациядә юк. Шулай да җырчы буларак эшем кимеде дип әйтә алмыйм. Мин әле һаман да иҗат итәм, җырлыйм”, - диде җырчы.

Дуэт барлыкка килсә, болар нишләрләр микән дигән сорау туар иде. Юк, алар төркем түгел, бары тик уртак җыр гына чыгарганнар. Кызларга уңышлар!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100