Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаеваны тупаслыкта һәм "йолдыз чире" белән авыруда гаеплиләр

Гөлназ Асаеваны тупаслыкта һәм "йолдыз чире" белән авыруда гаеплиләр

news_top_970_100
Гөлназ Асаеваны тупаслыкта һәм "йолдыз чире" белән авыруда гаеплиләр
Гөлназ Асаева энесенең кырыныр өчен битен күбекләгән мәзәк фотосын урнаштырган һәм "Апаем, нишләвең бу?" - дип язган. 

Бу фотодан зур гына гаеп табучылар да табылган. Энесен "апаем" дип язучыларны гаепләп язганнар. 

"Татарларда апаем дип хатын-кызларга гына әйтәләр". 
"Сезнең татар теле бөтенләй аксый. Татарларда малайга апаем димиләр. Энем диләр". 

Аларга каршы җавап бирүчеләр дә табылган.

"Нинди кешеләр, билләһи, гаеп эзләп утыралар. Ничек теләде, шулай эндәшә, үз энекәше. Ошамый икән, кара да үтеп кит..."
"Эшең юк икән, эшлә. Аңгыралар белән аралашасы да килми!"
"Үз ... кара да ят, хушым китә!"

"Мондагы комментарийлар Гөлназның тупаслыгы нәтиҗәсе. Ул кеше алдындагы кеше, аңа ихтирамлырак һәм тәрбиялерәк булырга кирәк. Гөлназ, бик иртә йолдызландың. Синең иҗат юлың башлана гына. Ә тормыш ул аклы-каралы", - дип язганнар аңа.
"Бер битен, бер ... күрсәтә", - дип өстәгән икенчесе. 

"Туганымны ничек атарга икәнен мин үзем хәл итәрмен, ничек телим, шулай атыйм. Сезнең киңәшне сорамадым!" - дип язган Гөлназ Асаева. 

"Сезнең эшегез юкмы әллә, Гөлназ Асаеваның туганнарын ничек атавында ни эшегез бар. Йолдызлык моның белән билгеләнми, сез инде өлкән ханым, гаҗәпләнәм шундый "акыллы сүз" әйтүчеләргә", - дип яклаганнар Гөлназны. 
"Ул яратып бәләкәй апаен куйган бит, ә сез шуны икенчегә борып, кешенең язуында хата табып утырасыз, бу пычраклык, сукырлык, әхлакый чир дип атала". 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100