Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаеваны Ришат Төхвәтуллиннан гафу үтенергә өндиләр

Гөлназ Асаева "Чын ярату бер генә тапкыр буладыр" дигән пост язган һәм "Юк, юк" җырыннан өзек калдырган. Инстадуслары кызга киңәшләрен бирергә ашыккан.

news_top_970_100
Гөлназ Асаеваны Ришат Төхвәтуллиннан гафу үтенергә өндиләр
"Үзем "Юк" дигән булсам да,
Син миңа кирәк...
Бер-берсенә каршы килә
Акыл һәм йөрәк", - дигән юлларны китерә Гөлназ Асаева. 

Инстадуслары кызны беренче адым ясарга, егет белән аңлашырга өнди.

"Гөлназ, чын яратуның бер генә булуын аңлагач, нигә соң аңардан башка яши алмавыңны белгәч, "Юк" дигән сүзне әйтеп рәнҗеттең. Нигә гафу үтенеп ялгышыңны төзәтергә уйламадың һәм уйламыйсың соң. Бер дә төзәтерлек түгелмени ясаган хатаң. Әле бит син яшь, үкенечкә калмасын, гомер буе шул мәхәббәтне сагынып яшәргә язмасын", - дип үгентәләгән бер укучы. 

Калганнарның да фикрее шундыйрак. 

"Вакытны әрәм итмичә, аңлашырга кирәк. Гомер бит ул аккан су кебек, күрми дә каласың".
"Ришат (Ришат Төхвәтуллин - ИТ) белән очрашып аңлашырга кирәк, шул гына. Әле соң түгел".
"Бәхетеңне беркемгә дә бирмә, бөтен кеше ялгыша, бөтенесен дә төхәтеп була". 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100