Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева “Сахраларда” татар халык җырын инглиз теленә тәрҗемә итеп җырларга тели

Татар-башкорт эстрадасының яшь йолдызы Гөлназ Асаева татар җырларын башка телләргә тәрҗемә итеп, татар моңын башка халыкларга да ишеттерергә тели.

news_top_970_100
Гөлназ Асаева “Сахраларда” татар халык җырын инглиз теленә тәрҗемә итеп җырларга тели

. Җырчы хәзер Радик Юльякшинның экс-директоры Андрей Бажура кул астында эшләячәк. Дөресрәге, Асаева – Бажураның беренче милли лейблының төп продукты. Җырчы әлеге лейб белән килешү төзегән.

- Андрей белән мине берничә ел элек Радик Юльякшин таныштырды. Һәм әлеге егетләр тарафыннан бергә эшләү тәкъдиме булгач, мин каршы килмәдем. Башкортстанда мине балачактан ук беләләр, ә Татарстан халкы белеп бетерми димме соң? Билгеле, Татарстан буйлап та концертлар оештырырга теләгем бар иде. Әмма нидер куркытта, тотып торд ы шунда. Әлеге лейбл белән без бу максатны тормышка ашырырбыз дип уйлыйм. Шулай булгач, мине 2020 елның язында гастроль туры белән көтегез, - диде Гөлназ “Татар-инфлрм”да узган матбугат очрашуында.

- Мин үземне әллә ни амбицияле кеше дип әйтмәс идем. Әмма үзебезнең татар музыкасын, халык җырларын дөньяга танытырга теләгем бар. Әйтик, “Сахраларда” җырын рус һәм инглиз теленә тәрҗемә итеп, сыйфатлы саунд ясап, дөнья дәрәҗәсенә таныту – начар түгел, - диде Асаева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100