Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлнара Тимерҗанова тамашачыларга: "Минем кызым, әни, эштән күп итеп акча алып кайт, дип калды"

Җырчы Гөлнара Тимерҗанова берникадәр вакыт эстрададан югалып торды. Хәзер җырчы Татарстан авылларына концертлар белән чыга башлады.

news_top_970_100
Гөлнара Тимерҗанова тамашачыларга: "Минем кызым, әни, эштән күп итеп акча алып кайт, дип калды"
Питрәч районы Татар Тау Иле авылына җырчының концертына 18 кеше килгән иде. Алар алты кешелек төркемнең концертына 250 сум түләп кергәннәр. 

“Тамашачылар аз килгәндә, башка җырчылар концерт куймый. Менә шуннан күренә инде җырчының чын йөзе. Кемнең акча, ә кемнең иҗат дип йөрүе”, - диде җырчы концертта. 

Җырчы биеп торучы нәни кызларга карап: “Минем дә сезнең кебек кызым бар. Ул, әни, тизрәк эштән кайт, күп итеп акча алып кайт, аннары кибеткә барырбыз дип калды. Бу билет сатып җыелган акчадан аренда өчен түлисе, аннары егетләргә дә түлисе бар әле”, - дип, җырчы тормышы җиңел булмавын тамашачыларга җиткерергә тырышты ул. 

Гөлнара Тимерҗанова үз төркеме белән 2,5 сәгатьлек концерт куйды. Тиздән Мәскәүгә дә концерт белән барырга җыенуын әйтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100