Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлнара Нурмөхәммәтованың йөгерү турында кыйссасы

Гөлнара Нурмөхәммәтованың йөгерү турында кыйссасы

news_top_970_100
Гөлнара Нурмөхәммәтованың йөгерү турында кыйссасы
Татар журналисты, блогер Гөлнара Нурмөхәммәтова инстаграм аккаунтын саф татар телендә алып бара.

Чираттагы кызыклы язмасы йөгерүгә багышланган. Гөлнара үз тәҗрибәсен тасвирлый.

"Кичләрен йөгереп йөри башладым бит әле.

Ну, вакыты җиткәч, оешып бетеп булмый бит, ә?! Балаларның кисәк ашыйсы килә башлый, аннары берәрсе аш түгә, икенчесенең йомышы барлыкка килә.

Качып киенеп, эшем тәмам дип чыгуым була, ахшам да җиткән инде. Азан тавышы яңгырый, кире кереп намаз укыйм.

Шул арада чыгып киткәнне Камал күрә: "Әни син тая" дип башлый. Нәнине көйләп, төн җитә.

Балаларны да ияртер идем дә, бераз тынлыкны ишетеп, тынычлап йөгерәсе килә (минем кебек әниләр шәт бардыр).

Менә, ниһаять, Гөлнара йөгерергә чыгып китә. Фермага җитәрәк бүре кадәр эт - Рекс очрый. Беренче көнне Энҗе әниемә "мине коткар" дип шалтыраттым. Юаш, акыллы эт булып чыкты. Караңгыда йөгерә торгач, күзгә әллә нинди ак әйберләр күренә башлый. Куркыта... Ул ак әйбер каен кәүсәсе булып чыга.

Кичә юл уртасында отжимание ясап ятканда, бер куркыныч вакыйга искә төште.

Әнием ут сүнсә шундый кызыклы да, куркыныч хәлләр сөйли иде.

Бер абзый төнлә районнан авылга кайтып барганда артында нидер кыштыртаганын ишетә. Борылып караса, ак багана бара икән артыннан, бу йөгерә, багана да йөгерә. Тирләп пешеп, көч-хәл белән өенә кайтып кергән. Эшләпәсен салса, калын гына ак җеп эленеп тора. Артыннан йөгереп барган теге багана ак җеп булып чыккан.

Азагы ничек тәмамланганын белсәм дә, әнигә гел шул вакыйганы сөйләтә идем.

Ул кич чыкканда бер-беребезгә шайтан - җеннәр турында сөйләр идек тә, кайтырга куркып тора идек. Күңелле чаклар.

Әйдәгез страшилкалар сөйләгезче", - дип язган Гөлнара.

Бу пост астында Гөлнараның инстадашлары кызыклы-куркыныч хәлләр турында язып калдырганнар. 

Гөлзар Вәлиева мондый хәлне исенә төшергән: "Берсендә "Татарстан яшьләре"ннән укыдык. Апа-сеңел мунчага кереп киткәннәр. Апасы түргә кергән дә, сеңлесе чүмеч сорый ди. Апасы чүмечне алган да мәәәә дип, кулын озынайтып басмыйча гына сузган. Сеңлесе күзен акайтуга, мин әле аякны да суза беләәәм дип, аякларын да сузган. Шул вакыт ишектән апасы килеп кергән, тегесе җен булган, юкка чыккан". 

Калган кызык хәлләрне Гөлнараның постыннан укыгыз. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100