Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Кайтсыннар авыл тирәсенә - аларга да "күктән явар" һәммәсе": Мөбәрәкова авылда җитештерелгән ризыкларны кыйммәтсенүчеләрне ачулана

"Кайтсыннар авыл тирәсенә - аларга да "күктән явар" һәммәсе": Мөбәрәкова авылда җитештерелгән ризыкларны кыйммәтсенүчеләрне ачулана

news_top_970_100
"Кайтсыннар авыл тирәсенә - аларга да "күктән явар" һәммәсе": Мөбәрәкова авылда җитештерелгән ризыкларны кыйммәтсенүчеләрне ачулана
Саба блогеры Гөлнар Мөбәрәкова кәефен кырган бер күренеш турында язган.

Узган төнне "сыңар" керфекне ачып-йомып алгандай иткәннән соң, илһамланып камырдан пәрәмәчләр әвәләп ятканда... радиодан ярминкәләрнең шаулап-гөрләп узуы һәм дә кайбер сатып алучыларның шулар хакындагы фикерләрен җиткерүе-ярты кәефне алды. Ник дисәң, һәр икенче сатып алучы: "Бәяләр югары, продукция бигрәк кыйммәт!" -диеп сөрән сала. 

Әйтерсең, авыл җирендә бар нәрсә бушка килә: күкәе дә ашатмый үзеннән-үзе салына, сөт-каймагы да улактан гына "агып" чыга, яшелчә-җиләк-җимеше дә үзлегеннән өлгерә, җитешә, кайнатма-тозлыклары да үзләре ябыла. Йокысыз төннәр,"суга салынган" вакыт, гүпчим исәпләнми. 

Берсенең дә башына моның артында авыл кешесенең никадәр тырышлык куюы, гомер бакый алны-ялны белми ат урынына эшләп, һәр тиенен хәләл көче бн эшләп алу хакындагы уйлар килми!!! 

Кайтсыннар авыл тирәсенә - аларга да "күктән явар" һәммәсе: табак-чиләген генә тотып торырлар. Көннәр буе сахрада саф һава сулап, чишмә сулары эчеп, яфрак-үлән җыеп кына яшәрләр! Күрәсең, кала халкы шулайрак күзаллый! 

Эх, минәйтәм, шуларны җәйге челләнең бер көнендә, кигәвеннәрнең канга сусаган чакларында тырма-сәнәк тоттырып, печән җыярга җибәрергә, ә?! Ничек сайрар иделәр икән? Миңа калса, үзләре үк өстәп тә түләрләр иде, мөгаен! 

Шуңа күрә, хөрмәтле "дуслар", авыл халкының маңгай тире агызып, ярты җанын биреп тапкан мал-мөлкәтен кадерсезләндермәгез, куйган бәясеннән гаеп эзләмәгез, ямегез!!! (инде болай да "шалкан" бәясеннән аласыз, ләбаса). Рәхмәтегезне әйтегез дә, алыгыз! Юк икән, юлыгызны дәвам итегез! 

P.S.Кемнедер рәнҗетү түгел максатым, ә бары тик авыл кешесенең хезмәтен тиешле дәрәҗәдә бәяли-күрә белергә чакыру гына!" - дип язган Гөлнар Мөбәрәкова.

Гөлнарның күзләре белән инстадашлары килешкән.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Узган төнне "сыңар" керфекне ачып-йомып алгандай иткәннән соң, илһамланып камырдан пәрәмәчләр әвәләп ятканда.....радиодан ярминкәләрнең шаулап-гөрләп узуы һәм дә кайбер сатып алучыларның шулар хакындагы фикерләрен җиткерүе-ярты кәефне алды((( . Ник дисәң, һәр 2 нче сатып алучы:"Бәяләр югары,продукция бигрәк кыйммәт!",-диеп сөрән сала. . Әйтерсең,авыл җирендә бар нәрсә бушка килә:күкәе дә ашатмый үзеннән-үзе салына,сөт-каймагы да улактан гына "агып" чыга,яшелчә-җиләк-җимеше дә үзлегеннән өлгерә,җитешә,кайнатма-тозлыклары да үзләре ябыла)))Йокысыз төннәр,"суга салынган" вакыт,гүпчим исәпләнми. . Берсенең дә башына моның артында авыл кешесенең никадәр тырышлык куюы,гомер бакый алны-ялны белми ат урынына эшләп,һәр тиенен хәләл көче бн эшләп алу хакындагы уйлар килми!!! Кайтсыннар авыл тирәсенә-аларга да "күктән явар" һәммәсе:табак-чиләген генә тотып торырлар.Көннәр буе сахрада саф һава сулап,чишмә сулары эчеп, яфрак-үлән җыеп кына яшәрләр! Күрәсең,кала халкы шулайрак күзаллый! . Эх,минәйтәм,шуларны җәйге челләнең бер көнендә,кигәвеннәрнең канга сусаган чакларында тырма-сәнәк тоттырып,печән җыярга җибәрергә,ә?!)))Ничек сайрар иделәр икән?????Миңа калса,үзләре үк өстәп тә түләрләр иде,мөгаен! . Шуңа күрә,хөрмәтле "дуслар",авыл халкының маңгай тире агызып,ярты җанын биреп тапкан мал-мөлкәтен кадерсезләндермәгез,куйган бәясеннән гаеп эзләмәгез,ямегез!!! (инде болай да "шалкан" бәясеннән аласыз,ләбаса) Рәхмәтегезне әйтегез дә,алыгыз!Юк икән,юлыгызны дәвам итегез! . P.S.Кемнедер рәнҗетү түгел максатым,ә бары тик авыл кешесенең хезмәтен тиешле дәрәҗәдә бәяли-күрә белергә чакыру гына! . Ә сез ниндирәк фикердә? Дөрес әйтәмме әллә инде ялгышаммы? . #авыл#авылтормышы#авылкызы

Публикация от "СНИКЕРС" торты биредә "яши"! (@gulnar_mubarakova)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100