Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлдания Хәйруллина: “Артистлар концерттан соң бер-берсен хурлап сөйләшә”

Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина белән сәхнә артында чыгышын көтеп йөргән вакытта аралаштык. Җырчы татар эстрадасы бер агымда гына барырга тиеш түгел дип саный.

news_top_970_100
Гөлдания Хәйруллина: “Артистлар концерттан соң бер-берсен хурлап сөйләшә”

- Гөлдания ханым, сез һаман хәрәкәттә һәм актив иҗат итәсез. Соңгы вакытта тамашачыны бик күп яңа җырлар белән сөендердегез.

- Өлкән буын җырчыларны тамашачы бик тиз оныта шул. Шуның өчен һәрвакыт хәрәкәттә булырга туры килә. Әле үзебезгә дә сәхнәдән югалып торган җырчылар очраса, “заманында мондый җырчы бар иде бит” дип аптырап куясың. Ярты ел сәхнәгә чыкмый торасың икән, тамашачы синең хакта оныта. Үзеңне дә, исемеңне дә искә алмаячаклар. Хәзер бит артистлар күп, сайлау мөмкинлеге дә зур. Аларның барысын да истә калдыру мөмкин түгел. Аннан соң халыкта яңа тавышлар күбрәк кызыксыну уята, шуның өчен яшьләр һәрвакыт игътибар үзәгендә. Ә безгә үзебезне оныттырмас өчен эшләргә кирәк, җиңел түгел. Кешеләр “Ул җырлап чыга һәм акчасын тутырып кайтып китә”, дип уйлыйлар. Без акча өчен түгел, җыр сәнгатендә үз урыныбызны булдыру өчен эшлибез бит.

- Бүгенге көндә татар эстрадасына нәрсә җитми?

- Артистлар да концерттан соң бер-берсен хурлап сөйләшә. “Моның концерты тегеләй, тегенеке болай булды”, - диләр. Һәрбер кеше үзенчә эшли, кабатланган вакытта аның кызыгы калмый. Кемдер моңлы җырлар ярата, кемгәдер тиз ритмлы җырлар ошый. 

Күп кенә артистлар татар эстрадасына яңа аһәң, ниндидер сулыш бирә ала. Мәсәлән, Радик Юльякшинны гына алыйк. Аның хакында нәрсәләр генә сөйләмиләр, ә бит концертына күпме халык йөри. Димәк, халык аның иҗатын ярата. Кайбер җырчыны күккә чөеп макта, тамашачы аның иҗатын яратмый икән, концертына аяк та басмаячак. Профессиональ җырчылар бар, ләкин алар зал тутырып концерт бирә алмый йөри. Начар җырлаучылар бар, тик аларны халык ярата һәм әллә ничә көн рәттән концерт куялар. Миңа калса, бүгенге көндә эстрадада барысы да үз урынында. Татар эстрадасы бер агым белән генә барырга тиеш түгел, шуңа күрә яшьләрнең төрле стильдә иҗат итә алуына мин сөенәм генә.

- Җырчылар арасында бер-берсенең җырларын урлап җырлау гадәткә керде. Бу нәрсәгә бәйле?

- Элек җырларымны шулкадәр күп алып җырлаучылар булды. Минем кешенекенә тигән юк, һәрвакыт үз репертуарым булды. Сәхнә кешесе булуыма карамастан, мин тыныч яшәргә яратам, алай җыр өчен талашып йөргәнем булмады. Һәркемнең үз юлы, үз эшләү алымнары булырга тиеш. Хәзер радиодан күп очракта башкаручыларнының исемен әйтмиләр. Кайбер җырчыларның тавышларын аера торган түгел, алар барысы да бер үк төрле. Кемнең үз репертуары бар, аларны халык бик тиз таный. Артистка үз йөзен табу мөһим.

Хәзер дә җыр урлау очраклары бар, ләкин күп артистлар аннан чын мәгънәсендә шоу ясый. Шул рәвешле халыкның игътибарын җәлеп итәргә телиләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100