Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлүсә Шаһбан: "Закирның өйдә нишләве белән кызыксыналар"

Гөлүсә Шаһбан: "Закирның өйдә нишләве белән кызыксыналар"

news_top_970_100
Гөлүсә Шаһбан: "Закирның өйдә нишләве белән кызыксыналар"
Җырчы Закир Шаһбанның хатыны, шагыйрә Гөлүсә Шаһбан инстаграмга ире турында пост язган.

"Закир белән 16 ел яшибез. Еш кына Закир өйдә ни белән шөгыльләнә, күрмәгәч радио, ТВ гына карап утырадыр дип сорыйлар. Күпләргә кызыктыр. Ә безнең көнебез кайнар чәй һәм коймактан башлана. Бүген дә сине, Җаныем, коймак исе уяткан. Иртәбез шулай башлана. 

Иртәнге сәгать җидедә Шаһбан уяна. Иң беренче итеп телефон һәм көн яңалыклары. Яңалыкларны тыңлап бетергәч, мине уята. Әгәр бик арыган булсам, акрын гына ишекне ябып чыгып китә башка бүлмәгә. 10да торам, чөнки кич юлдан соң арыта. Закир мин уянганчы тәмле итеп чәй эчкән, көнлек планны төзегән, кемнәргәдер шалтыраткан, кайбер проблемаларны хәл иткән була инде. Алисәне мәктәпкә озатучы да ул, мәктәптә бирелгән өй эшләрен дә этисе эшләтә, аңлата, яздыра, сыздыра. Җырчы кешенең тормышы шул - эшкә иртән чыгып китәсе юк, күп кенә эшләр телефоннан, интернет челтәре аша хәл ителә. 

Ул да башка ир-атлар кебек, дуслары белән мунчага, сыра эчәргә, сөйләшеп утырырга чыгып китә. Буш вакытында гитарада, баянда уйный. Бер кимчелеге бар - рульдә йөрми. Әгәр Закирга 1000 төрле темага 1000 соравыгыз бар икән, берсе дә җавапсыз калмас, чөнки ул бик акыллы", - дип язган Гөлүсә.

Закир белэн 16 ел яшибез. Еш кына Закир ойдэ ни белэн шогеллэнэ, курмэгэч радио ТВ гына карап утырадыр дип сорыйлар. Куплэргэ кызыктыр. Э безнен конебез башлана кайнар чэй хэм коймактан...буген дэ сине Жаныем кыймак исе уятканиртэбез шулай башлана...иртэнге сэгэт 7 дэ Шахбан уяна. Ин беренче итеп ТЕЛЕФОН хэм КОН ЯНАЛЫКЛАРЫ. Руссча НОВОСТИ ДНЯ. Яналыклар тынлап беткэч мине уята...эгэр бик арыган булсам акрын гына ишекне ябып чыгып китэ башка булмэгэ..10 да торам чонки кич юлдан сон арыта. Закир мин уянганчы тэмле итеп чэй эчкэн, конлек планны тозегэн, кемнэргэдер шалтраткан, кайбер проблемаларны хэл иткэн була инде. Алисэне мэктэпкэ озатучы да ул 1нче класстан, #кызымйолдызымнын мэктэптэн бирелгэн ой эшлэрен 1 нче класстан этисе эшлэтэ...анлата, яздыра, сыздыра...Жырчы кешенен тормышы шул, эшкэ иртэн чыгып китэсе юк...куп кенэ эшлэр телефоннан, интернет челтэрлэре аша хэл ителэ. Ул да башка ир атлар кебек дуслары белэн мунчага, пива эчэргэ...сойлэшеп утырырга чыгып китэ...буш вакытында гитарада, баянда уйный. Бер кимчелеге бар рульдэ йорми...) эгэр Закирга1000 торле темага 1000 соравыгыз бар икэн берсе дэ жавапсыз калмас, чонки ул бик АКЫЛЛЫ. #закиршахбан #закиршахбанконцертлары

Публикация от Гилюса Шахбан (@gilusa_shahban)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100