Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаевны хайваннарны газаплауда гаеплиләр, җырчы гафу үтенә - видео

Фирдүс Тямаевны хайваннарны газаплауда гаеплиләр, җырчы гафу үтенә - видео

news_top_970_100
Фирдүс Тямаевны хайваннарны газаплауда гаеплиләр, җырчы гафу үтенә - видео
Фирдүс Тямаев читлектәге арыслан белән "аралашканы" төшерелгән видеоны инстаграмга куйган иде. Җырчы рәшәткә артындагы җанварның итен тартып алмакчы була. Таяк белән төрткәли. "Шашлыкка дигән итемне бир. Минеке ул", дип сөйләнә. "Шерхан белән ит бүлештек", дип язган ул бу видео янына.


Инстачылар исә җырчының бу шаяруын аңламаган булса кирәк. "Болай ярамый", дип гаеплиләр. "Бу хайваннарны мыскыл итү", "Беркайчан да комментарий язганым юк иде. Тик дәшми кала алмыйм. Хайваннар белән болай ярамый", "Фирдүс, синең шаяртуың бала-чага кебек. Бераз олырак булырга кирәк", "Тынычлап ашасын инде, борчыма", дип язалар.

Фирдүс бу тәнкыйтькә җавап бирде. "Мин бүген арыслан белән уйнаган видео куйган идем. Пычрак комментарий язып бетергәннәр. Бу арысланны гаилә дустым Флюр абый асырый. Ул тук, үзе уйный, шаярырга ярата. Мин үзем дә хайваннарны бик яратам. Атларны, песиләрне. Берәрегезнең күңеленә тигән булсам, гафу итегез", дип сөйли Фирдүс.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100