Фирдүс Тямаевның бик якын туганы вафат

13 март 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: Рамил Гали

Фирдүс Тямаевның абыйсы вафат булган. Бу турыда җырчы инстаграмдагы сәхифәсенә язды.

«Хуш абый. Бәхил бул. Әтинең иң яраткан абыйсы идең. Шуңа сине күргәч, Әтиемне күргән кебек хис итә идем. Әти белән 365 көннең 364 көне бергә идегез. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә. Тямаев нәселе авыр кайгы кичерә. Хәлдән килгәнчә тырышып карадык — коткара гына алмадык. Рәнҗемә миңа абый, зинһар. Син мәңге безнең йөрәктә», — дип яза Фирдүс.

Шунда ул җыр сүзләрен дә китергән.

Ач күзеңне, китмә калдырып,
Газиз йөрәкләрне талдырып,
Ач күзеңне, китмә, ташлама,
Җан сыкравы булып яшь тама.

«Бу җыр алдыннан гел син әйткән сүзләрне сөйлим. Тамашачы елый, мин елыйм. Эх, гармун уйнап та өлгермәдек. Сау бул абый, Тямаев Марат Талип улы», - дип яза Фирдүс.

Авыр кайгыгызны уртаклашабыз. Мәрхүм абыегызның авыр туфрагы җиңел булсын!

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Хуш абый !!!! Бэхил бул !!!! Этинен ин яраткан абыйсы иден , шуна сине кургэч Этиемне кургэн кебек хис итэ идем !!!! Эти белэн 365 коннен 364 коне бергэ идегез !!! Рэхмэт сина барысы очен дэ !!!! Тямаев нэселе авыр кайгы кичерэ !!! Хэлдэн килгэнчэ тырышып карадык - коткара гына алмадык .... Рэнжемэ мина абый зинхар  Син мэнге безнен йорэктэ !!!!!!!!! Ач кузенне китмэ калдырып, Газиз йорэклэрне талдырып, Ач кузенне китмэ ташлама, Жан сыкравы булып яшь тама...... Бу жыр алдыннан гел син эйткэн сузлэрне сойлим Тамашачы елый мин елыйм ..... эх гармун уйнап та олгермэдек.... Сау бул абый Тямаев Марат Талип улы!!!#тямаев #фирдустямаев #тямайбандасы #безнентямай

Публикация от Фирдус Тямаев (@firdustyamaev_official)


  Без Инстаграмда

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла