Фирдүс Тямаев үзенә ошамаган кешеләрне аккаунтыннан куган

12 июль 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: Салават Камалетдинов
Фирдүс Тямаев үзенең иҗади төркеменә яңа талантлар эзли. Бер биюче кыз кирәк икән аңа. Ул үзенең "Тямай бандасына" килергә әзер булучыларны шартлар белән таныштырган. Барабанчы, гитарачы һәм биючеләр кирәк икән. Шартлары - кияүгә чыкмаган, өйләнмәгән, егете-кызы булмасын. "Алайса гастрольдә йөргәндә мишәйт итәчәк. Мин сезне просто люблю", - ди ул.

Фирдүснең бу шартларын ошатып бетермәгәннәр:

"Хатынны биюгә бирдем, үзем гитара курсларына язылдым"
"Тямай, сиңа барам дип хатын белән аерылышып булмый инде".
"Кыз да булсын, буаз да булсын дигән кебек булды инде бу".
"Садикта бар андыйлар".
"Искеләре китеп беттеме әллә?"
"Срочно барабанда уйнарга өйрәнсәм дә, булмый икән, мин кияүдә".
"Стандарт таләпләр - балалары булмасын, авырмасын, ире булмасын, әмма зур тәҗрибәсе һәм теләге булсын. Хәзер гастрольләргә генә түгел, офисларга да шундый таләпләр белән алалар. Күңелсез картина". 

Башкалар исә Фирдүсне яклап язганнар:
"Аңламыйм кешеләрне. Фирдүс абый ачык әйтеп бирде шартларны, ник бәйләнәсез? Дөресен әйтә, эштә бик кыен булачак пары булса. Гел контроль".

Әмма Фирдүс яклап язучыларга мохтаҗ булып чыкмаган:

"Кайгырмагыз, б...к чэйнэп утырганнарны блокировать иттем !!!" - дип язган ул.




"Энем, бик дөрес эшлисең, капка төбендә чәйнәшсеннәр", - дип җавап биргән блокка эләкмичә калганнар.



  Без Инстаграмда

Фикерләр








Социаль челтәр йолдызлары

Татар эстрадасында “картаю флешмобы”: бер илле елдан җырчылар нинди булыр?

Бу арада Instagram челтәрендә җырчыларның күбесе үзләренең карт чактагы фотолары белән уртаклашты. Әйе, нәкъ менә карт, яшь түгел. Смартфоннар тәкъдим иткән бер җайланмада үзеңне, чамасы белән әйткәндә, илле яшькә картайтып, фотога төшеп була икән. Без җырчыларның фотоларын тупладык.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла