Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев Ришат Төхвәтуллин концертында: Бер нәрсәгә генә үкенәм, дустым

Кичә Казанда популяр җырчы Ришат Төхвәтуллинның концерты булды. Тамашага тормыш иптәше белән Фирдүс Тямаев та килгән иде. Фирдүс Ришатны ничек хөрмәт итүен сәхнәгә чыгып сөйләде.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев Ришат Төхвәтуллин концертында: Бер нәрсәгә генә үкенәм, дустым
“Ришат белән бер үк вакытта, 6 ел элек сәхнәгә чыктык. Без күптәннән аралашабыз, күптәннән дуслар. Ә синең концертыңда беренче тапкыр мин. Дөресен генә әйткәндә, концертыңа килергә уемда да юк иде. Хатын - синең фанат, үлә синең өчен. Бик матур, мәгънәле, тәрбияле концерт бара. Тере музыка, тере тавыш, мәгънәле сүзләр һәм җырлар.

Бер нәрсәгә генә үкенәм, дустым. Ришат бик матур итеп баянда уйный. Бервакыт Нурлатка кунакка килгәч, минем баянда уйнады. “Бу баянны миңа сат әле, күпме кирәк, шулкадәр бирәм”, - диде. “Юк, сатмыйм” дисәм дә, уйга баттым, барыбер акча эшлисе килә бит. Бервакыт гастрольдән өйгә кайтсам, подвалны су баскан. Баян подволда иде, шулай итеп, ул суда калган. Баянны сиңа саткан булсам, мин дә акча эшли идем, син дә баянлы була идең. Ярар, анысы шаяру... Иҗат чишмәң саекмасын, залларың тулы булсын, синең тугры тамашачың мәңгегә бергә булсын. Миңа кирәк түгел, Ришат Төхвәтуллинга “Татарстанның атказанган артисты” исемен бирик әле, зинһар өчен! Ул – булачак халык артисты!” – диде Фирдүс Тямаев.

Ришат та, үз чиратында, концертка килгәне өчен Фирдүскә рәхмәт әйтте. “Безнең беренче очрашу Мәскәүдә “Татар җыры”нда булды. Фирдүс мишәр егете булгач, турырак әйтә. Килеп керүгә, миңа сорау бирде. Сәхнә сүзе түгел, хөрмәтле тамашачыларым, әйтмим, матур түгел. Сорыйсы әйберен сорады, мин аңа җавап бирдем. Фирдүскә рәхмәтлемен, шушы дуслыкны югалтмасак иде. Концертыма килеп, минем дәрәҗәмне күтәргәнең өчен рәхмәт! Фирдүс Тямаев – ул булачак халык артисты”, - диде Ришат Төхвәтуллин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100