Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев: “Концертыма артык акыллылар йөрми”

"Без, акылсызлар, йөрибез шул, Фирдүс. Сезнең концертларыгызга 130 км бардык бу юлы", дип яза инстачылар.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев: “Концертыма артык акыллылар йөрми”

Фирдүс Тямаев Башкортстанның Дәүләкән шәһәрендә биргән концертыннан өзекне инстаграмына куйган.

“Ничек яратасыздыр шул акылсыз Фирдүсне? Анламыйм. Концертына бер генә бардык, кабат бармыйбыз”, – дип язган Резеда Исламова әлеге видео астына.

Фирдүс Тямаев җавапсыз калмаган:

“Сез акыллы булгач, җиткән инде! Минем концертыма артык акыллылар йөрми. Минем кебекләр йөри”, – дигән.

Халык үзенең яраткан җырчысын дәррәү якларга керешкән:

“Без, акылсызлар, йөрибез шул, Фирдүс. Сезнең концертларыгызга 130 км бардык бу юлы! Рәхәтләнеп 3 сәгать буена биеп, җырлап, ял итеп кайттык!”

"Тыңлама, исең китмәсен бер кешегә дә, синең үз кыйблаң! Алга таба да үзең булып кал!”

“Резеда Исламова кебек кешеләр үзләре сәләтсез һәм бәхетсез була. Ә сиңа Аллаһы Тәгалә сәләт, хезмәт сөючәнлек, гадилек биргән! Уңышлар сиңа!”

“Фирдүс Тямаевның акылы турында кайлардан беләсездер? Кем соң ул “акылсыз”? Сез аны шәхсән беләсезме? Концерт ошамаса, бер хәл: телисез икән –­ барасыз, юк икән ­­– бармыйсыз. Тик кешене акылсыз дип атарга хокукыгыз юк. Бу сүзләрегез белән сез Тямаевны яратучы барлык тамашачыларны мәсхәрә итәсез”.

"Сине әниең үстергән кебек, Фирдүсне дә әти-әнисе кадерләп үстергәннәр. Кешене рәнҗетергә нинди хакыгыз бар? Башны Аллаһы Тәгалә адәм баласына уйлар өчен биргән. Шундый сүзләр язып, узегезнең культурасызлыгыгызны бөтен дөньяга фаш итәсез”.

Фирдүс Тямаевны “акылсыз” дип атаган Резеда Исламованы яклаучы бер генә кеше табылган:

“Әстәгъфируллаһ, бу бит инстаграм: кеше үзенең фикерен яза, ә сез теге хатын-кызга ташлар атасыз. Кеше булып калыйк бу дөньяда! Ерткычлар!” – дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100