Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирүзә Ибәтуллина Хәния Фәрхинең каберенә барган: "Нигә мин һаман сине мәңгелеккә китүеңне аңлый алмыйм?"

Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина җырчының каберенә баруы хакында язган.

news_top_970_100
Фирүзә Ибәтуллина Хәния Фәрхинең каберенә барган: "Нигә мин һаман сине мәңгелеккә китүеңне аңлый алмыйм?"
"Ничә тапкыр телефонны башка кулга алмыйм, утырмыйм шул Интернетка дип үземә сүз бирәм дә, ә үземнең бармакларым тагын таныш хәрефләрне эзли. Фотоларда куймам, язмаларда язмам димен. Нинди тарту көчкә ия икән бу җансыз тартма. Үткәннәрдә шатлык, бәхеттән бигрәк җанны өшетерлек хәсрәтләр, ташкыннардан ташып упкыннарга төшәрлек югалту ачыларыннан башка нәрсә тапмыйм бит мин монда. 

Барлык кешеләрдә дә бар бит кадерле, газиз кешеңне югалту. Нигә мин һаман сине мәңгелеккә китүеңне аңлый алмыйм, аңларга да тырышмыйм икән, ә? Син исән булганда мин болай Казаннарга гел килми идем бит. Чөнки син үзең "Алла, сагындым да инде үзегезне" дип кайнар кочагыңны җәяр идең. Кайтмавыңа 1-2 ай да үтмәс иде. 

Гомер үтәр, хәсрәт бер дә китмис микәнни инде? Нинди тылсым көчең булды соң синдә йөрәк парәм, югыйсә гап-гади ата-ананың гап-гади кызчыгы идең бит син, җаным. 

Бүген дә бер сүз дә дәшмәдең, ә мин сиңа күпме яңалыклар сөйләдем, юк дисәм дә, шатлыкларыбыз да күп икән, алары белән дә уртаклаштым. Син генә җансыз ташны да эретерлек елмаюың белән ихлас итеп тыңладың да тыңладың. Җаннарың тыныч булсын, күз нурым. Кояшым минем. Ап-ак розалар белән бергә ак хризантемалар да ярата идең. Аклыкта, сафлыкта гына иде шул күңел түрләрең", - дип язган Фирүзә Ибәтуллина.

"Фирүзә апа, Хәния апа ачык йөзле, шат күңелле, үтә дә инде бик гади халкыбызны җырчысы булганга күрә онытылмый ул. Без сезнең олы җанлы, киң күңелле әниегез Фәния апа алдында баш иябез безгә онытылмас шәхес бүләк иткәне өчен".

"Эххх Фирүзәкәй. Сезнең белән бергә без дә Хәния апаны югалту утында янабыз бит, барыбызга да әйтеп бетермәслек авыр,ә сезгә икеләтә, өчләтә, унлата авыррак бит. Ярый әле интернет заманында яшибез, төркемгә кереп, Хәния апаның җырларын тыңлап, күңелгә юаныч табабыз. Рухлары шат булсын Хәния апаның, рәнҗеп ятмасын". 

"Әрнүле сагышлы, сагынулы язмалар бит, Фирүзә. Юатырлык көчләр дә юк. Булсын иде дә бер могҗиза, кайтарырлык көч. Сезгә сабырлык кеа телибез",- дип яза дуслары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100