Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирүзә Ибәтуллина Хәния Фәрхине искә ала: "Минем театрдан китүем бәхетсезлегем дә, бәхетем дә дия иде"

Фирүзә Ибәтуллина Хәния Фәрхине искә ала: "Минем театрдан китүем бәхетсезлегем дә, бәхетем дә дия иде"

news_top_970_100
Фирүзә Ибәтуллина Хәния Фәрхине искә ала: "Минем театрдан китүем бәхетсезлегем дә, бәхетем дә дия иде"
Зәмирә Рәҗапованың "Әй, язмыш, язмыш" тапшыруында Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина җырчы турында хатирәләрен яңарткан.

"Мин аның киткәненә һич кенә дә ышанмыйм", - дип сөйли Фирүзә ханым һәм Хәния апасы белән бәйле истәлекләрне сөйли һәм тормышындагы авыр чакларны да искә ала.

"Ул вакытта канатлары төште. Бик авыр булды аңа театрдан киткәч, - дип сөйли Фирүзә Ибәтуллина. 

- Аны мәҗбүр иттеләрме?

- Әйе, шулай булып чыкты бит инде. Аның гастрольдән кайтышына кыскарттылар дигән исемлек элеп куйганнар. Анда профсоюз вәкиле - безнең мәрхүм җизни дә булган. Яхшы кеше иде. Уйланылмаган эшләр булгандыр инде. Аллага шөкер, ул аларны кичеп чыкты. Бәлки, ул кыскартылу булмаса, бөек Хәния булмас иде. Минем театрдан китүем бәхетсезлегем дә, бәхетем дә дия иде. Язмышы шундый булгандыр", - дип сөйли ул. 

Фирүзә Ибәтуллина Хәния Фәрхинең соңгы көннәре хакында да сөйли.

"Мин гомер буе аның өчен куркып яшәдем. Юлда бит. Мин уйламадым ул  китәр дип. Сиздергән ул. Соңгы өч көндә бездә йоклады. Соңгы көнне "бер көнне әни янында йоклыйм" дип китте. Соңгы көнне теш чистартканда "сиңа булсын әле" ди. Мин аптырадым, һәр кешенеке үзенеке бит ул, дим. Юк, менә шунда гына торсын әле, ди. Ә хәзер уйлыйм - көн дә кулыма тотам бит онытмаска. 

Аннары кичтән телефонда утыра. Апа, куй инде, ял ит, дим. Кара әле, бер җыр таптым, ди. Моның авторы Ирек Киньябулатов булдымы соң - 100 сүздән тора. Туу, бала, гаилә - иң азагында, үлем. Карале, апа-алтыным, барыбер шуның белән бетә бит ул дөнья, ди. Нигә кирәк инде, син генә табасың инде дип орышам инде. Ул бит искәрткән кебек", - дип искә ала апасы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100