Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Финляндиядә яшәүче җырчы Җәмилә музыкант Ренат Бакировка кияүгә чыкты

Финляндиядә яшәүче җырчы Җәмилә музыкант Ренат Бакировка кияүгә чыкты

news_top_970_100
Финляндиядә яшәүче җырчы Җәмилә музыкант Ренат Бакировка кияүгә чыкты
Финляндия башкаласы Хельсинкида җырчы Җәмилә музыкант Ренат Бакировка кияүгә чыккан. Никах теркәү тантанасыннан соң төшкән фотоны шоумен Гамил Нур социаль челтәргә элгән.

"Мин чын күңелемнән котлыйм. Сезгә мәхәббәт һәм бергә озак яшәвегезне телим. Хөрмәтле һәм үрнәк булырлык. Дөнья зур мәхәббәт булы белән матур. Туегыз белән котлыйм!" - дип язган Гамил Нур.

Җәмилә тумышы белән Пермь краеннан. Ул Финляндиягә кияүгә чыгып, озак еллар шунда яшәде, әмма, кызганыч, аның беренче никахы озын гомерле булмады. Ул гадәти булмаган башкару алымы белән "Тал тибрәлә", "Зәке-зәке", "Мәхәббәт ятьмәләре" җырлары белән тиз арада татар сәхнәсен яулап алган иде. Әмма Финляндиягә киткәннән соң ул сәхнәдән күпмедер дәрәҗәдә югалды, аның аерым җырлары гына чыкты.

Ренат Бакиров - композитор Рафаил Бакировның улы. Соңгы елларда Ренат Мәскәүдә яшәде. Аның әтисе Рафаил Магнитогорскида "Яшьлек" дип аталган вокаль-инструменталь ансамбль оештырган һәм ВИА белән Урал төбәгендә зур уңыш казанган кеше, йөздән артык җыр авторы. Аның иң танылган җырларының берсе - Салават Фәтхетдинов башкаруындагы "Гафу ит, иркәм" җыры. Ренат Бакиров күптән түгел "Татар-информ"га интервью биргән иде.

Җәмиләнең кайбер җырлары:



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100