Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Филүс Каһиров Россия дәүләт эшлеклесе Аркадий Дворковичка бәрелгән

Җирдә яткан Россия дәүләт эшлеклесе һәм икътисадчысы Аркадий Дворкович Филүс Каһировка бик гаҗәпләнеп караган.

news_top_970_100
Филүс Каһиров Россия дәүләт эшлеклесе Аркадий Дворковичка бәрелгән
11-12 декабрь көннәрендә Мәскәүдә артфутбол буенча беренче тапкыр Россия Чемпионаты узды. Чемпионатта Башкортстан җыелмасы да көч сынашты. Футбол ярышында көч сынашучылар арасында Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов та бар иде. Гомумән алганда, командага күрше республиканың 15 артисты һәм танылган шәхесләре тупланды. Башкортстанның җыелмасы “БашСтар” дип аталды.

Фестивальдә Россиянең 16 төбәгеннән командалар катнашты. Турнир биш матчтан торды. Башкортстан командасы өчесендә җиңү яулады. Уеннар бер үк вакытта “Спартак” стадионының дүрт мәйданчыгында барды. Фестиваль күрсәтмә матч белән тәмамланды, анда Россия артистлары җыелма командасы 1988 елгы Олимпия чемпионнары белән уйнады.

  • Артфутбол – спорт һәм музыканы берләштерүче спорт төре. Ел саен Россиядә уза торган “Арт-футбол” фестиваленә төрле илләрдән музыкантлар җыела. Уеннар вакытында тупланылган акча авыру балаларны дәвалау өчен тотыла.

“Башинформ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә йолдызлы команда уенчылары футбол-музыка фестивале турында тәэсирләре белән уртаклашты. Айдар Галимов уен вакытында булган көлкеле мизгелне сөйләде.

-Кызыклы, көлкеле хәлләр бик күп булды. Бер шундый мизгелне сөйләп китәм. Филүс Каһиров, футбол кырында уен барганда, Россия дәүләт эшлеклесе һәм икътисадчысы Аркадий Дворковичка килеп бәрелде һәм Аркадий Дворкович егылды. Җирдә яткан Аркадий Дворкович Филүс Каһировка бик гаҗәпләнеп карады, - дип сөйләде Айдар Галимов һәм ничек итеп егылганын күрсәтеп көлде. 
 
Аркадий Дворкович Олимпия командасы өчен чыгыш ясаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100