Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Филүс Каһиров - "Җиз кыңгырау моңнары"

Әнгам Атнабаев сүзләренә Вәсил Хәбисламов иҗат иткән "Җиз кыңгырау моңнары" җырын Филүс Каһиров башкара.

news_top_970_100
Филүс Каһиров - "Җиз кыңгырау моңнары"

"Җиз кыңгырау моңнары"

Әнгам Атнабаев сүзләре, Вәсил Хәбисламов көе.  

Урап-урап карлар күмә
Кышның озын юлларын,
Чың-чың итә, җил тузгыта
Җиз кыңгырау моңнарын.

Җиз кыңгырау, көмеш моңнар
Уйлата синең хакта,
Синең хактагы уйларым
Яшьлеккә алып кайта,
Уйлата синең хакта.

Җиз кыңгырау моңнарында
Үткәннең тавышлары,
Очрашулар, кавышулар,
Аерылу сагышлары,
Үткәннең тавышлары.

Чың-чың итә, җил тузгыта
Җиз кыңгырау моңнарын.
Кая алып бара икән
Кышкы озын юлларым?

Җиз кыңгырау тагып кына,
Атларда чабып кына,
Килер идем яшьлегемнән
Тик сине алып кына,
Атларда чабып кына.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100