Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фердинанд Фәтхи үзенә тормыш иптәше эзли: ул нинди булырга тиеш?

"70-85 яшьтә кавышкан парлар бар, мин кемнән ким? Шуңа күрә өметемне өзмим, әле дәрт-дәрманым һәм көч-куәтем бар", - диде җырчы.

news_top_970_100
Фердинанд Фәтхи үзенә тормыш иптәше эзли: ул нинди булырга тиеш?

"Татар-информ" хәбәрчесе Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхи белән сәхнә артында әңгәмә корды.

- Фердинанд абый, кая ашыгасыз?

- Әнигә шалтыратып аласы бар, телефоннан көненә ун тапкыр аралашабыз без. Әниемә 90 яшь тулды. Арча районы Иске Ашыт авылында үзе генә гомер итә, ләкин мин гел аның янына кайтам. Үзен ялгыз хис итми, чөнки авыл халкы аны бик хөрмәтли. Яратырлык һәм хөрмәт итәрлек кеше шул. Берәүгә дә авыр сүз әйткәне юк, гайбәт сөйләми. Белгән догаларын укып, һәркемгә изгелек теләп утыра. Аллаһыга мең шөкер, үз аягында йөри, сәламәтлеге яхшы һәм аңы аек. Мин әнидән башка тормышымны күз алдына китерә алмыйм, ул янымда булганда рәхәт. Әни исән булганда өйләнеп, йортка килен алып кайтасым килә. 

- Кайчан өйләнәсез? Шәхси тормышта үзгәрешләр бармы әллә?

- Мин өйләнмәгән кеше түгел идем, тормыш корганым булды. Беренче хатыным белән яхшы мөнәсәбәтләрдә аерылыштык, аның хакта яман сүзләр сөйлисем килми. Аңа карата хөрмәтем зур, аралашып торабыз. Без бер-беребезне аңламадык, уртак тел таба алмадык һәм аерылыштык. Аннан соң тормышымны икенче бер ханым белән башладым. Тик ул мөнәсәбәтләрем дә озакка бармады. Ул миңа я аны, я сәхнәне сайларга кушты. Мин хатын-кыз кушуы буенча сәхнәдән китә алмыйм бит, шуңа күрә араларны өздек. Тагын бер хатын белән озак вакытлар аралаштык, тик ул да минем насыйп ярым булмады.

- Тормыш кору өчен нинди хатын-кыз эзлисез?

- Мине аңлаучы, хөрмәт итүче, назлы һәм игътибарлы хатын-кыз эзлим. Андый хатын-кыз очраса, бүген үк өйләнәм, тормыш башлаудан курыкмыйм. Хатын алырга әзер мин. “Фердинанд авышкан мәллә?” диючеләр күп булыр, тик андый кешеләргә исем китми. 70-85 яшьтә кавышкан парлар бар, мин кемнән ким? Шуңа күрә өметемне өзмим, әле дәрт-дәрманым һәм көч-куәтем бар. Мин үзгәрмим, гел яшь булып калырга тырышам. Кайберәүләр “Фердинанд, син ботокс кадаттыңмы әллә?” – дип әйтәләр. Мин аның нәрсә икәнлеген дә белмим. Бөтен кешеләрне дә хөрмәт итәм, үземне әллә кемгә санап йөрмим. Кайбер популяр җырчылар мактанып та карый инде, бер-берсен уздырып мал җыя. Гади булырга кирәк, безнең артистларга гадилек җитми.

Олыгайган көндә янымда терәк була алырдай кеше кирәк. Башка никахтан баласы булса да сүз әйтмим, чөнки балаларны бик нык яратам. Уйлап йөргән, яңа гына танышкан бер ханым бар. Тик ашыкмаска, кешене тулысынча белеп бетерергә кирәк. Берничә тапкыр авыз пеште, шуңа күрә сайланам. Әлегә йөрәгем буш. Сәнгать кешесе тиз гашыйк була бит, шуңа күрә булачак хатыным чибәр булырга тиеш. Күптән түгел сездә минем турында язма чыкты, шуннан соң бик күп хатын-кызлар танышырга теләп шалтыратты. Казанда танышу клубы эшли, анда ялгыз ир-атлар үзләренә тормыш юлдашы эзли. Шунда барып кайтырга уйлап торам. Башкортстаннан ике хатын-кыз шалтыратты, алар белән дә очрашуга барып кайтам әле (көлә).

- Бүгенге эстраданы ничек бәялисез?

- Концертларга тамашачы сайланып кына йөри, аларны үзебез бозып бетердек. Нинди тамаша карарга яраталар? Аларга билдән түбән мәзәкләр сөйләгән, үрле-кырлы сикергән, акырып-бакырып җырлаган артистлар кирәк. Концертың көлдерә торган һәм “җиңел” түгел икән, тамаша залларын тутыру авыр. Хәзер моңлы тавышың, матур җырларың белән халыкны үзеңә карату авыр. Татар эстрадасында кемнәр генә юк бит, мин үземнең күрше апаны да җырлата алам. Сәнгатьтә контроль юк, урамнан кергән теләсә кем йолдыз була ала. Бу күренеш озакка бармас, тора-бара халык җырларына кире кайтырбыз. Җыр сәнгатен без үтерергә тиеш түгел.

Эстрадада Зилә Сөнгатуллинаны хөрмәт итәм, яшь җырчы кызлар аннан үрнәк алсын иде. Зәвыклы киенә, бик матур җырлый. Үзе шулкадәр тыйнак, масаюның нәрсә икәнлеген белми. Кирәкмәгән тапшыруларда катнашмый, һәрвакыт үз дәрәҗәсен белеп эшли. Ул сәхнәгә сирәк чыга, аны халык сагына. Андый җырчылар булганда, татар моңы әле яшәячәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100