Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Фәридә-Алсу" дуэты солисткасы 18 яшьлек улын күрсәтте

"Фәридә-Алсу" дуэты солисткасы 18 яшьлек улын күрсәтте

news_top_970_100
"Фәридә-Алсу" дуэты солисткасы 18 яшьлек улын күрсәтте
"Фәридә-Алсу" дуэты солисткасы Фәридә Әхмәтшинаның улы Саматка 18 яшь тулган. Фәридә бу уңайдан инстаграмында бик җылы пост язган.

"Ак дөньяны сиңа бүләк иттем,
Ак биләүгә сине биләдем.
Ак биләүгә сине биләдем дә
Ак бәхетләр генә теләдем!"

18 ел элек мин бу җырымны Самат улым тугач язган идем. Балам кебек бәгыремнән өзелеп төшкән җырымны бүгенге көнгә кадәр еламыйча башкара алмыйм. Бүген дә менә шатлыклы күз яшьләрен яшереп әзерләнеп йөрим. Кайтуына сюрприз әзерлим.

Кечкенә генә Саматыбыз сизелмичә олы егет булып үсеп җите. Алда яңа этап - соңгы кыңгырау, җаваплы имтиханнар, югары уку йортында белем алып, яраткан һөнәрен сайлау. Тормыш катлаулы булса да, үз юлыңны табып, кеше булып калырга кирәк. Иң мөһиме - юлларың ачык булсын, улым! Сәламәт, бәхетле, мул, бәрәкәтле тормыш телим сиңа. Туган көнең белән, җимешем!" - дип язган Фәридә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100