Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фәнил Вакказов: "Казан кичләре" концерты кабат күрсәтеләчәк

Танылган алып баручы Фәнил Вакказов "Интертат"ка сөенечле хәбәр җиткерде - "Казан кичләре" концерты кире кайта.

news_top_970_100
Фәнил Вакказов: "Казан кичләре" концерты кабат күрсәтеләчәк

Әле генә Фәнил Вакказов "Казан кичләре"нең ябылуына көенеп сөйләгән иде. Башыннан ук эшемне яратып, күңелемне биреп башкардым. Үземнең күңел хәләтемә туры килә торган, җанлы ике проект алып бардым. Берсе аның "Бәхетле телефон", икенчесе "Казан кичләре". Әлеге проектлар ябылды. "Казан кичләре" булмаячак! Ул аерым бер кешеләрнең теләк-тәкъдимнәре белән оешып китеп, тиз арада тамашачы мәхәббәтен яулаган, җанлы тапшыру иде. Без аны концерт куеп акча эшләү өчен түгел, ә мәйданнан күрсәтергә кызыклы видеоматериал туплау нияте оештырып җибәрдек. Форматы да үзенчәлекле килеп чыкты. Кыска гына вакыт эчендә үзенең даими тамашачысы барлыкка килде. Җырчылар да бик яратып, кызыксынып тапшыруда катнашырга үзләре теләк белдереп киләләр иде. Тик, кызганыч, "Казан кичләре"нең киләчәге булмады, әйткәнемчә, ябып куйдылар...

ТНВга мине берничә мәртәбә чакырып караганнары булды, ләкин хезмәттәшлек кенә барып чыкмый, нишләптер. ТНВда эшләү өчен әлегә тиешле югарылыкка җитмәгәнмен, күрәсең, дип уйлый башладым (елмая). Бездә 3 кенә татар каналы бар. Мәйдан, TMTV һәм ТНВ. Мөгаен, боларның берсендә дә миңа эшләргә тәкъдим итмәсләр. Әгәр киләчәктә "Мәйданлылар" мине кабат үз сафларында күрергә теләсәләр, аларга файда китерә алырлык кеше дип санап чакырсалар, берсүзсез "Мәйдан"га кире әйләнеп кайтыр идем", - дип сөйләгән иде Фәнил. 

Фәнилнең хыяллары чынга ашкан. Проект кабат ачыла.

- Белүемчә, проект авторлары барысы да диярлек "Мәйдан"нан китте. Хәзер концертны кем оештырачак?

- "Казан кичләре" проектының авторлары белән сөйләшкәннән соң бу тамаша яшәргә тиеш, дигән фикергә килдек. Оештыручылар һаман шул ук - "Мәйдан" каналында эшләгән иҗат командасы.

- Сез эшләгән концертны "Мәйдан" күрсәтәчәкме соң?

- Алар белән бүгенге көндә сөйләшүләр бара, мөгаен, ул шунда күрсәтелер. Тамашачы әлеге проект белән "Мәйдан" каналы аша танышты һәм ул шул каналда кала алса, шәп булыр иде, минемчә.

- Концерт залы үзгәргәр икән. Тамашачы шулай ук филармония залына килергә күнеккән иде...

- Үзебез өчен яңа иҗат мәйданы таптык, "Ленин" мәдәният сараенда бик сыйфатлы ремонт ясалган, сәхнә һәм тамаша залы да бөтен заман тәлапләренә туры килә. "Казан кичләре" проекты белән бу урынны тагын да җанландырып җибәрергә уйлыйбыз, Алла боерса. Бүген анда булып кайттым, юлларны бик уңайлы итеп ясаганнар, Яңа Савин һәм Мәскәү районнары аша бик тиз барып җитеп була, җитмәсә, метро тукталышы да комплексның капка төбендә генә. Тамашачылар кыенлык кичермәс дип уйлыйм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100