Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Эт итеп сүгәбез аны, җитеп җиде буынга." Гөлнур Айзат Салават Фәтхетдиновка багышлап шигырь язган

"Эт итеп сүгәбез аны, җитеп җиде буынга." Гөлнур Айзат Салават Фәтхетдиновка багышлап шигырь язган

news_top_970_100
"Эт итеп сүгәбез аны, җитеп җиде буынга." Гөлнур Айзат Салават Фәтхетдиновка багышлап шигырь язган
"Миңа тагын бер яшь өстәп, янә бер елым узды. Картаймадым, олыгайдым гына. Бәлки, акыл да керә башлар. Рәхмәт барыгызга да!" дип язган Салават Фәтхетдинов үз аккаунтына һәм үзенең туган көне уңаеннан Гөлнур Айзат язган шигырьне урнаштырган. 

(Шаярып-көлеп кенә)

Салаватның туган көнен
Белә эте-бете дә:
Моңлы җыр эзли башласаң,
Гел аңарга төртелә.

Эт итеп сүгәбез аны,
Җитеп җиде буынга.
"Безнең Салават бар!" диеп
Мактыйбыз таң тууга.

Мин дә сүгәм,мин кемнән ким,
Башкалардан калышмыйм.
Мин үземчә хөрмәт итәм,
Мактауларда ярышмыйм.

Аксәетттә туса тусын,
Данлый татар Ватанын.
Йөзгә бәреп әйтә сүзен,
Тормый бер дә вакланып.

"Почти брат"Фирзәре бар,
Әлфриде,Илфаты!
"Салават!"дип тел корыткан
Фанаты бар ничаклы!

"Их бер фотога төшәргә
Җай чыксын!" дигәннәргә,
Сезнең өчен мин култыклап
Бастым бу идәннәрдә.

Ирем дәшми.Раил-ерык!
Исем китми аларга.
Минем вкуста түгел ул,
Көнләштереп карарга?!

Җырларын да ах-ух килеп
Тыңлаган юк ис китеп.
Әйбәт Әти булган өчен
Төштем мин хөрмәт итеп.

Мин аның улын яратам-
Үз улым кебек күреп!
"Мин Рөстәм әтисе бит!"дип
Йөрсен ул күкрәк киереп.

Бер дигән егет үстергән
Салаватка-дан,хөрмәт!!!
Туган көнең белән сине!
Калам исәнлек теләп.

Гөлнур Айзат.10.01.19


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100