Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Елый-елый карадым". Рифат Зарипов ДЦП белән авыру кызны туган көне белән котлаган

"Елый-елый карадым". Рифат Зарипов ДЦП белән авыру кызны туган көне белән котлаган

news_top_970_100
"Елый-елый карадым". Рифат Зарипов ДЦП белән авыру кызны туган көне белән котлаган
Рифат Зарипов 3 елдан артык мәҗлесләрдә җырламаганын язган. "Теләмәгәннән түгел, өлгермәгәннән", ди ул. Әмма бу тәртибенә үзгәреш кергән. "Регина дустымның 20 яшьлек юбилеена кереп котлап, җырлап чыкмыйча булдыра алмадым. Ул минем бөтен җырларымны яратып тыңлый дип сөйләде әнисе, иң яратканы "Адаштырма-саташтырма" икән. Шуңа күрә шул җыр белән котларга булдым. Бик көчле рухлы кыз ул Регина. Шушы 3 көнлек дөньяның матурлыгын, рәхәтен күреп яшик әле барыбыз да, тукталып уйланып алсак та була, бүген исән, сәламәт булганыбызга шөкер итеп яшик, без бит бәхетле", - дип язган ул.

Рифат Зариповның мөмкинлекләре чикләнгән кызны котлавын бик ошатканнар. "Күздән яшьләр чыкты. Молодец, Рифат! Изге эшләрең үзеңә меңе белән кайтсын!", - дип язган Айгөл Бариева. 

Җырлап бетергәч, Рифат кызны бит очыннан үбеп ала. "Оялып та куйды әле җаныкаем. Афәрин Рифат!" дип язаганнар. 

"Елый-елый карадым".
"Ирексездән күзләрем яшьләнде".
"Региночка-матурочка".
"Безләргә уйланыр җир бар! Әле зарланган булабыз, Аллага шөкер диясе урынга!"
"Сәламәтлек бирсен кызга! Күпме эмоцияләр анда! Үпкәннән оялып китте. Рифат, сез молодец!"
"Бик тетрәндерде. Үзе ДЦП бала тәрбияләмәгән кеше аңламаска да мөмкин. Регинага бәхет телибез!" - дип яза дуслары.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100