Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элвин Грейның продюсеры Гүзәл Уразова белән бәхәс турында: "Авторлык хокукын бозучыларга 6 елга иректән мәхрүм итү яный"

Александр Слюсаренко, Гүзәл Уразова белән Элвин Грей арасындагы бәхәскә фикерен белдереп, "Интертат"ка хат язды.

news_top_970_100
Элвин Грейның продюсеры Гүзәл Уразова белән бәхәс турында: "Авторлык хокукын бозучыларга 6 елга иректән мәхрүм итү яный"
Элвин Грей - Радик Юльякшин "Красивая, хороший" җырына авторлык хокукларын үзләштерү турында хәбәр итте. Ул Гүзәл Уразованы һәм шигырьне тәрҗемә иткән Сафинаны Сафинаны әхлак кагыйдәләрен генә түгел, җинаять кодексын да бозуда гаепли.

Кичә Гүзәл Уразова бик эмоциональ төстә Радик Юльякшинга һәм тамашачыларына мөрәҗәгать белән чыкты. Ул гаепләүләрне кире кага. "Күпме кеше алдап яшәргә була?" - ди Гүзәл.

Александр Слюсаренко "Интертат"ка җавабында Гүзәл Уразова гамәлләрендә җинаять бар дип әйтергә тели.

"Барысы да минем күз алдымда булды. Ничек булганын язам, ә калганын үзегез хәл итәрсез. Моны бары тик эш мизгелләре дип кенә уйларга кирәкми. Көндәшләрне мыскыл итү булмасын иде.
2014 елда “Я встретил тебя” – “Мин сине очраттым” дигән җыр чыкты, аның авторы – Казахстан композиторы Бабек Мамдрзаев мәхәббәт темасын бик матур һәм эчкерсез итеп сурәтли. Россия эстрадасында беренче тапкыр бергә килергә мөмкин булмаган әйберләр – Коръән сүрәләре, русча һәм православ текстлар берләште. Җыр күңелгә үтеп керде.

Радик автор белән берләшергә һәм хезмәттәшлек итәргә тәкъдим итте. Бер елдан соң трекның аранжировкасы әзерләнде (Ютубта Радикның “Черноглазая” хитының барлыкка килүе турында сөйләгән видеосы бар). Автор белән документларга имза куйдык, ул җырга хокукларны Элвин Грейга бирде. Шул вакытта безгә кунакка бер кызыклы пар килде. Аларга җырны күрсәтеп, дуэт җырларга тәкъдим иттек. Әмма бу материал безнең форматта түгел иде. Радик белән сөйләшкәч, без Гүзәлгә әзер җырны башкарырга тәкъдим иттек. Аңа әзер аранжировканы һәм Радикның студиядә “мырлаганын” күрсәттек. Мин Илдарга (Илдар Хәкимов – ИТ) “Черноглазая” җырын татар телендә башкарырга тәкъдим иттем. Чөнки Гүзәл, безнең никадәр генә хөрмәт булуга карамастан, акценты булу сәбәпле, рус текстын “тарта” алмый. Моңа җавап итеп, Гүзәл ярты сәгать эчендә сүзләр яза ала торган дусты барлыгын әйтте. Без риза булдык, Гүзәл белән Радик студиядә ярты сәгать эчендә шедевр ясады. Гүзәл үзенең ике вокалистын тәкъдим итте Сафина текстны тәрҗемә итте, сүзләргә хокукны 10000 сумга Радикка сатты. Чәй эчкәндә трекны аерым гына да, дуэт белән дә җырлыйбыз дип килештек. Гүзәл белән шулай сөйләшеп килештек.

Барысы да әйбәт килеп чыкты. Әмма безгә сәер видеолар килә башлады - хөрмәтле дус кызыбыз үз концертларында тамашачыларның башын бутап, бу җырның үзенеке икәнен сөйли. Дөресен генә әйткәндә, без моңа игътибар итмәдек, көлеп кенә карадык. Кызык өчен генә юристка Россия авторлар җәмгыятенә мөрәҗәгать итәргә кушкан идек. Һәм – шок. РАОда 2016 елның маенда ук тәрҗемәче Сафинаның бу җырны үзенә һәм Хәкимова (Гүзәл Уразова – ИТ) 50/50 исәбе белән теркәгәнен әйттеләр.

Бер үк җыр - “Черноглазая” Мәскәүдә Радик һәм Бабек исеменә, ә Татарстанда шуның ремиксы тәрҗемәче һәм дуэтны башкаручы исеменә теркәлгән. Ни өчен шулай? Без әлегә җавап тапмадык. РАО документларын өйрәнгәч, без барысын да аңладык. Трекны үзеңә теркәр өчен автордаш булган кешенең язмача рөхсәте генә кирәк икән. Ике иптәш кыз үзара килешкән, шул гына. Ә РАО бу очракта Хәкимованың авторитетына ышанып, ялгышлык җибәргән.

РАОда Хәкимова (Уразова) һәм Сафинаның ике ел буена трекны башкарудан автор гонорарлары алганнарын әйткәннәрен без колак яныннан үткәреп җибәрдек. Әмма безгә Җинаять кодексын ачып, моның җинаять булуын, моның өчен 6 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралганын әйттеләр. Без бу хакта коллегаларыбызны кисәтүне кирәк таптык. Менә шушындый формада. Барысы да аңлар һәм бүтән башбаштаклык белән шөгыльләнмәсләр дип уйлыйм".



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100