Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элвин Грей: "Миңа дигән кәләш әле тумаган микән әллә..."

Элвин Грей: "Миңа дигән кәләш әле тумаган микән әллә..."

news_top_970_100
Элвин Грей: "Миңа дигән кәләш әле тумаган микән әллә..."
Җырчы Элвин Грей инстаграмында концерттан видео куйган. Туй күлмәге кигән кечкенә кыз сәхнәгә чыккан да, Элвинга кечкенә тарма суза.

- Исемең ничек? - дип сорый аннан Элвин.

- Василиса, - ди кыз.

- Сезнең кияүгә чыгасыгыз килә әллә? - дип сорый Элвин.

- Әйе, - ди туй күлмәге кигән бала һәм Элвинга кызыл тартмачыкны суза. Андый тартмачыкларда гадәттә зәркән эшләнмәләр, туй балдаклары була. Шуңа Элвин хәтта икеләнеп кала. 

- Ничектер уңайсыз хәтта. Гадәттә, тәкъдимне егетләр ясый...

- Ач! - дип кычкыра кыз.

Элвин, бар батырлыгын җыеп, тартмачыкны ача. Ә анда... "Әйдә "Пошел налево" җырын җырлыйк!" - дигән язу.

"Кәләшләр яшәрә дә яшәрә. Бәлки, миңа дигәне әле тумагандыр? Бу ситуациядән соң рәхәт шоктамын. Бераз каушадым, әмма балдак урынына язу күргәч, тынычландым", - дип язган инстаграмында Элвин Грей.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100