Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльмира Сөләйманова: "Акчасыз бала булгач, беркемгә кирәкмисең"

Эльмира Сөләйманова: "Акчасыз бала булгач, беркемгә кирәкмисең"

news_top_970_100
Эльмира Сөләйманова: "Акчасыз бала булгач, беркемгә кирәкмисең"
Эльмира Сөләйманова TMTV каналында "Сер булып калсын" тапшыруында әтисе турында сөйләде. 

"Әтиең белән мөнәсәбәтләрең нинди?" дигән сорауга ул "Бернинди дә түгел. Биш яшьтә мине ташлап чыгып китте. Энемне роддомнан да алмады. Менә шундый язмыш. Кире кайтарырга дисәләр, кире кайтарасым килми. Язмышыма шөкер. Булганыннан аерма. Миңа моннан күп кирәкми. Кешегә тыгылмыйм, кеше сөйләгәнем юк, миңа кызык түгел. Үземнеке ашкан. 40 яшькә җиткәндә чирли торган вакытлар да бар, кызыма 12 яшьтә, күчеш чоры дигән әйбер дә бар. Бала бакчадан кайта, әле төкергән, әле талашкан, андый вакытлар да бар. Мин бер генә бит. Сәхнәдә елмаеп торырга да кирәк. Һәр концертта елмаеп торып кына да булмый, елап җибәргән вакытлар да була". 

Эльмира Сөләйманова әтисен бөтенләй диярлек хәтерләмәвен әйтте. Алар Чаллыда кечкенә генә фатирда яшәгәннәр. "Әти милициядә эшли иде. Акча алып кайтып өстәлгә алып кайтканын хәтерлим. Бәхетле балачакмы соң бу",  - диде ул.

Эльмира Сөләйманова музыка училищесына керә алмау сәбәпле, сәүдә уку йортында кассир булырга кергәнен сөйләде. "Акчасыз бала булгач. беркемгә кирәкмисең. Рәнҗү дигән әйбер түгел, бик күп рәнҗеттеләр. "Сердәш" ансамбленә йөргәндә дә... Акчасыз, атасыз бала. Ничә конкурста җиңеп тә, сәләмә кәгазьгә пичәт куеп бер диплом бирүче дә булмады", - дип сөйләде ул. 

Җырчы бүгенге көне белән бик шат булуын әйтте. "Ике генә әйбердән куркам. Аллаһы Тәгаләдән һәм әнидән", - ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100