Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Елизавета Туктамышеваны бозда стриптиз бии дип гаеплиләр - видео

Елизавета Туктамышеваны бозда стриптиз бии дип гаеплиләр - видео

news_top_970_100
Елизавета Туктамышеваны бозда стриптиз бии дип гаеплиләр - видео

Фигуралы шуучы 22 яшьлек Елизавета Туктамышева 13 мартта Петербургта Бритни Спирсның Toxic җырына биегәндә чишенде. 

Бу чыгыш Гагарин Кубогы уеннарының плей-оффы вакытында СКА — «Локомотив» матчы тәнәфесендә булды. Елизавета бозга чыгып, костюмының өске өлешен салып ташлады һәм бюстгальтердан гына калды. 

Елизавета үзе чыгышыннан бик канәгать калган. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсенә дә язды. «1200 тамашачыдан гына түгел, матчны карап та ләззәт алдым», ди спортчы.

22 февральдә Россия Кубогында Елизавета Туктамышева Евгения Медведевадан калышты һәм Япониягә дөнья чемпионатына барудан мәхрүм калды.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Вчера выполнила символическое вбрасывание перед матчем СКА - Локомотив. Большое спасибо за приглашение: я не только получила огромный заряд энергии от 12000 зрителей на трибунах, но и большое удовольствие от просмотра матча. С победой СКА и весь Петербург! Вперёд к кубку Гагарина! . . . Yesterday I made ceremonial first puck drop before the SKA - Lokomotiv game. Thank you for an invitation: I’ve received huge emotional boost from 12000 people and big pleasure from watching this game. Congratulations to SKA and whole Saint-Petersburg with this win! Let’s go and bring home Gagarin’s Cup!

Публикация от Elizaveta Tuktamysheva (@liza_tuktik)

Фигуралы шуучы Анна Погорилая исә Елизавета Туктамышеваны гаепләгән. sports.ru порталы хәбәр иткәнчә, ул көндәшенең чыгышын оятсыз дип бәяләгән һәм үзе шулай итеп чыгыш ясый алмаячагын әйткән. Анна фикеренчә, боз өстендә яки башка җәмәгать урыннарында чишенү оятсызлык була. «Мин алай булдыра алмас идем. Мин үземне хатын-кыз буларак хөрмәт итәм», — дигән ул.  

«Балам бу чыгышымны күрсә, миңа рәхәт булмас иде. Лиза үзенең нишләгәнен үзе беләдер. Тамашачылар риза булгач, ярар инде. Һәркемнең оят дәрәҗәсе үзенчә. Тамашачыларга чишенеп бию генә түгел, гомумән шуу ошыйдыр дип ышанам», — дигән Анна Погорилая. 

Елизавета үзенең Твиттерында гаепләүләргә җавап бирде. «Аня, соңгы арада миңа күп игътибар бирәсең. Мин игътибар булмаудан интекмим. Минем балаларым турында борчыласыңмы? Мин иң беренче чиратта аларны уңышсызлыкларым өчен гаепне башкалардан эзләргә түгел, ә олыларны, тренерымны һәм башка спортчыларның хезмәтен хөрмәт итәргә өйрәтәчәкмен», дип язган Елизавета. 

20 мартта Алинә Заһитова Япониянең Сайтама шәһәрендә Дөнья чемпионатында кыска программада җиңү яулады. Ул 82,08 балл җыйды. Икенче урында – Япониядән Каори Сакамото (76,86), өченче урынны Казахстаннан Элизабет Турсынбаева (75,96) алды.

Россия спортчылары Евгения Медведева дүртенче (74,23), Европа чемпионы Софья Самодурова - тугызынчы (70,42) булды. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100