Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Елагыз егетләр, оялмагыз..." Зөфәр Билалов ни өчен елаган?

Татарстанның халык артисты Зөфәр Билалов үзенең Инстаграм битендә замананың күренекле кешеләре китеп барганга елаганы турында яза.

news_top_970_100
"Елагыз егетләр, оялмагыз..." Зөфәр Билалов ни өчен елаган?

“Беркөн еладым! Заманабызның саллы затлары мәңгелеккә бездән китеп баралар бит! Бөтен бер җиһан китә кебек! Яшь чакта ул алай ук нык тәэсир итми иде... Әллә җүләрлектән, әллә үлем турында уйламаганлыктан, яшәү мәңгелек кебек иде шул! Без сокланып, яратып, аларга охшарга тырышып, үрнәк алып йөргән шәхесләребез китәләр бит... Кайтмаска, мәңгелеккә китәләр бит! 

Беркөн кече улыбыз Фоат укый торган, Казан шәһәренең 18нче мәктәбендә ата-аналар җыелышында булдым (11 ел эченә 2нче тапкыр, рекорд!). 11нче сыйныфта укый!

Килеп керсәм кабинетка, 17 кеше арасында ике белгән кеше: берсе – Фоатның сыйныф җитәкчесе, икенчесе – якташым, улымның сыйныфташ дусты Газизнең әтисе, Равил ага Фәйзуллин! (Фәйзуллин Равил Габдрахман улы, 1943нче елның 4нче августында Татарстан, Балык Бистәсе районының, Юлсубино авылында туган. Язучы, шагыйрь, Татарстанның халык язучысы, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай һәм М.Җәлил премияләре лауреаты). 

Мин улым аша Равил абыйның улы Газизнең Фоат белән бер сыйныфта укыганын белә идем инде, әмма Равил абый белмәгәнлеген аның мине күргәч тә күз карашыннан аңладым! Исәнләштек, кочаклаштык, янына утырдым! Бераз укытучыны тыңлап утыргач, Равил абый миннән: “Боларның берәрсен беләсеңме?”- ди. Мин: “Әйе”- дим. “Кайсыларын?”- ди. Мин: “Сезне!”- дим! Шундагы көлгәнне күрсәгез! Сәгатъ ярым тиз үтеп китте, мин Равил абыйны аркасыннан сөеп алданрак чыгып киттем, чөнки мәктәп кырында күрәсе кеше көтеп тора иде! Шушы шәхес кырында утырып, аралашып алдым...

Заманабыз, татарыбыз шәхесе, Олы улы, көчле заты, горурлыгы, киләчәге! Аллаһыбыз берүк озын гомерле итсен үзеңне якташ-замандаш!!! Менә шулай булды ул кич! 

Беркөн еладым... Елагыз егетләр, оялмагыз...” - дигән Зөфәр Билалов.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Беркон еладым! ! Заманабызнын саллы затлары мэнгелеккэ бездэн китеп баралар бит! Ботен бер жихан китэ кебек! Яшь чакта ул алай ук ныкъ тээсир итми иде....эллэ жулэрлектэн, эллэ улем турында уйламаганлыктан, яшэу мэнгелек кебек иде шул! Без сокланып, яратып, аларга ошарга тырышып, урнэк алып йоргэн шэхеслэребез китэлэр бит....кайтмаска, мэнгелеккэ китэлэр бит! Бер кон кече улыбыз Фоат укый торган, Казан шэхэренен 18-нче мэктэбендэ ата-аналар жыелышында булдым.(11 ел эченэ 2-нче тапкыр, Рекорд) 11-нче сыйныфта укый! Килеп керсэм кабинетка, 17-кеше арасында ике белгэн кеше, берсе Фоатнын сыйныф житэкчесе, икенчесе якташым, улымнын сыйныфташ дусты Газизнен этисе, Равиль ага Фэйзуллин! (Файзуллин Равиль Габдрахман улы, 1943-нче елнын 4-нче августында Татарстан, Балык-Бистэсе районынын, Юлсубино авылында туган. Язучы, шагыйрь, Татарстаннын Халык язучысы, РСФСР-нын атказанган сэнгать эшлеклесе, Г.Тукай хэм М.Жэлил премиялэре лауреаты) Мин улым аша, Равиль абыйнын улы Газиз, Фоат белэн бер сыйныфта укыганын белэ идем инде, эмма Равиль абый белмэгэнлеген, анын мине кургэч тэ куз карашыннан анладым! Исэнлэштек, кочаклаштык, янына утырдым! Бераз укытучыны тынлап утыргач, Равиль абый миннэн-" Боларнын берэрсен белэсенме?"-ди! Мин-" Эйе"- дим. "Кайсыларын?"-ди. Мин-"Сезне!"- дим!Шундагы колгэнне курсэгез.....! Сэгатъ ярым тиз утеп китте, мин Равиль абыйны аркасыннан соеп алданырак чыгып киттем, чонки мэктэп кырында курэсе кеше котеп тора иде! Шушы шэхес кырында утырып, аралашып алдым.... заманабыз, татарыбыз шэхесе, Олы улы, кочле заты, горурлыгы, килэчэге....! Аллахыбыз берук озын гомерле итсен узенне якташ-замандаш!!!Менэ шулай булды ул кич! Беркон еладым........Елагыз егетлэр, оялмагыз........#татарлар @intertat.tatar @matbugat @globexpromotion

Публикация от Зуфар Билалов (@zufarbilalov)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100