Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дмитрий Шепелев Жанна Фрискега өйләнмәвенең сәбәбен әйтте

Дмитрий Шепелев Жанна Фрискега өйләнмәвенең сәбәбен әйтте

news_top_970_100
Дмитрий Шепелев Жанна Фрискега өйләнмәвенең сәбәбен әйтте
Дмитрий Шепелев "Жанна" дип аталган китап язган. Шунда ул Жанна Фрискега өйләнмәвенең сәбәбен дә аңлаткан. Бу турыда "МК" сайты язды.

Шепелев сүзләренчә, алар никахларын рәсми рәвештә теркәргә өлгерми калган.

Жанна белән Дмитрий 2014 елда, Жаннаның 40 яшьлек юбилееннан соң өйләнешергә планлаштырган. 8 июльдә иртә белән Дмитрий Шепелев сөйгәне каршысына тезләнеп баскан һәм балдак бүләк иткән. Балдак ак алтыннан эшләнгән булган. Жанна исә бераз кыланып, "уйлап карамын" дигән. Жанна ризалыгын шул ук көнне биргән.

Ләкин туган көненнән соң Жанна Фрискенең хәле начарланган һәм алар туй турында онытырга мәҗбүр булган. 

Жанна Фриске белән Дмитрий Шепелевның уртак баласы - Платон исемле малай 2013 елда туды. 2015 елның 15 июнендә җырчы яман шештән вафат булды. Аңа 40 яшь иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100