Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Динә Латыйпова Хәмдүнәне җиңгән

Динә Латыйпова Хәмдүнәне җиңгән

news_top_970_100
Динә Латыйпова Хәмдүнәне җиңгән
Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова инстаграмына кызык видео куйган.

Җырчылар Динә Латыйпова, Хәмдүнә Тимергалиева, Алсу Әбелханова һәм Ландыш җыр дәресе уздырып шаярталар.

"Җыр дәресләрен башлыйбыз, бер, ике, өч", - ди Динә ханым һәм дүрт җырчы бергәләшеп җыр сузарга тотына:

"Гел бергә, бергә, гел бергә-бергә,
Бөтен гомергә, бөтен гомергә-ә-ә-ә".

Җырлап бетерүгә, җырчылар соңгы "ә" авазын сузуда ярышырга була. Хәмдүнә белән Ландыш шундук "төшеп кала", Алсу әле тырыша, ләкин ул да хәлсезләнеп ава. Динә Латыйпова исә сузуын дәвам итә. Алсу аның авызын да томалап карый, ләкин Динә Латыйпова бирешми.


Ләкин бу әле Динә Латыйпованың тавышы көчлерәк дигән сүз түгел. Видеоны игътибар белән карасагыз, күмәк җырда бары тик Хәмдүнә апаның тавышы ишетелүенә шаһит булырсыз. Иң көчле тавыш аңарда.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100