Димче Роза Ольга Бузовага гомерлек ялгызлык фаразлаган

3 октябрь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Телевидение алып баручысы һәм җырчы Ольга Бузова телевидение аркылы инде икенче мәртәбә үзенә мәхәббәт эзли. 2018 елда Ольга "Замуж за Бузову" шоуында катнашкан иде, ул вакытта берничә ир аның игътибары өчен көрәште. Быел да Ольга ТНТ каналында пәйда булачак. Бу юлы ул Тимур Батрутдинов белән "План 2" шоуында катнашачак.

Әмма Ольга Бузованың бу адымы өчен тәнкыйтьләүчеләр дә бар. Димче Роза Сябитова Ольганы да, Тимурны да, тапшыруны уйлап чыгаручыларны да тәнкыть утына тотты. Роза фикеренчә, мондый тапшырулар традицион гаилә кыйммәтләрен җимерү өчен эшләнә. Роза аларны ирләр һәм хатыннар арасында чын хисләр тууга киртә булып тора дип саный.

Ольга Бузова урынында мин башта шәхси проблемаларымны анализлар идем, ни өчен ялгыз булуымны ачыклар идем, аннан соң гына үземә мәхәббәт эзли башлар идем, дигән Роза Дни.ру порталына.

Ольга бер чиктән икенче чиккә ташлана, ирләр барлый, дип сүккән ул аны. Мондый ысул белән ул гомере ахырынача ялгыз булачак, дип фаразлаган Роза.

  Без Инстаграмда

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла