Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина: “Марат белән аерылышуыбыз турында кычкырып әйткәнем юк”

Дилә Нигъмәтуллина үзенең “Instagram”ында элекке ире Марат Мухин белән төшкән фотосын керткән. 

news_top_970_100
Дилә Нигъмәтуллина: “Марат белән аерылышуыбыз турында кычкырып әйткәнем юк”

Дилә белән Марат янәдән бергәме? Нигә Дилә әлеге фото белән уртаклашкан? Җырчы белән элемтәгә кердек.

- Дилә, сәлам! Марат белән фото керткәнсең икән...

- Сәлам! Әйе, керттем.

- Нигә кертергә булдың? Сез янәдән бергәме?

- Маратның концерты булды. Шунда фотога төштек. Кемнең концерты була, шуның белән төшәсең инде. Әгәр дә башка җырчының концерты булса, аның белән фотога төшәр идем.

- Синең сәхифәңә язылучылар бергә булуыгызны тели. Бу мөмкинме?

- Күп белмәсеннәр әле, Алинә. Күп белсәң, тиз картаясың, диләр.

- Шаярасың. “Матурлар, бәхетле гомер итегез”, - диючеләргә ни диярсең?

- Алар хәтта безнең аерылышуыбыз да белмиләр. Минем бит беркайчан да, кычкырып, Марат белән аерылышуыбыз турында әйткәнем булмады.

- Бу бары тик чираттагы пиар өчен куелган фото түгелме?

- Юк, әлбәттә, бары тик фото гына.

Диләнең әлеге фотосы астына төрле комментарийлар да калдырганнар. “Ниләр булды сезгә...”, “Шундый матур парлар аерым яши алалар, карап туйгысыз пар бит сез. Карагач, күзгә яшь килә”, “Бергә генә булыгыз инде. Гел сорыйм Аллаһы Тәгаләдән”, “Диләнең инде башка мәхәббәте бар бугай. Аерылышып та, яхшы аралашулары бик әйбәт”, - дип язганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100