Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллинаны иреннән аерылган дип шикләнәләр: кызы диңгездә әнисеннән аерым, әтисе белән булган

Дилә Нигъмәтуллина кызы диңгезгә ялга китәр алдыннан да, кайткач та фотога төшереп, инстаграмга куйды.

news_top_970_100
Дилә Нигъмәтуллинаны иреннән аерылган дип шикләнәләр: кызы диңгездә әнисеннән аерым, әтисе белән булган
"Сәфинә туганнан бирле диңгезгә аннан башка ял итәргә барган юк иде. Ә бу юлы ул үзе миннән башка китте. «Мин сиңа фотоларны җибәреп торырмын, әни, борчылма»,- диде", - дип язган иде Дилә Нигъмәтуллина. 

Укучыларны Диләнең кызыннан башка ял итүе бик кызыксындырган. "Нишләп ирегез белән бер төшмисез? Аерылмадыгыздыр ич, Дилә?" - дип сораган укучылар.

Дилә, кызы ялдан кайтканнан соң да фотосын урнаштырган. "Кайтты минем җимешем!!! Эмоцияләре эченә сыймый! «Иртәгә сөйләрсен, йокла», - дим. Бүлмәсеннән шыпырт кына чыкты да, минем янга кереп тагын нидер сөйли башлады. Сөйли-сөйли, йоклап та китте", - дип язган ул. 

Укучылар бу постны да тынычлыкта калдырмаган: "Нигә сез бергә ял итмисез?" - дигән сорау биргән.

Дилә шәхси тормышы белән кызыксынучыларга җавап бирмәгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100