Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина сәдака өләшү турында: "Күпме алып киләсең, шуның кадәр үк җыеп кайтып китәсең бит инде"

Дилә Нигъмәтуллина сәдака өләшү турында: "Күпме алып киләсең, шуның кадәр үк җыеп кайтып китәсең бит инде"

news_top_970_100
Дилә Нигъмәтуллина сәдака өләшү турында: "Күпме алып киләсең, шуның кадәр үк җыеп кайтып китәсең бит инде"
Җырчы Дилә Нигъмәтуллина балачакта ашларның икенче төрлерәк узуы турында язган.

"Бәләкәй чакта Коръән ашларына сөенәсең, чөнки акча бирәләр һәм тәмлүшкәләр ашыйсың!!! Әни гадәттә елына бер-ике тапкыр укытып ала иде. Үсә төшкәч? ул минем өчен дә зур җаваплылык иде, чөнки миңа "коронный десерт" - алма рулеты эшләтәләр иде.

Казанга килгәч? башка кешеләргә ашларга йөрергә туры килде. Татарстанда башкача икән", - дип йөрдем. 

"Бүгенге көн белән чагыштырганда, 20-30 ел элек булган дини мәҗлесләр икенчерәк иде. Әллә кешеләр, әллә дин әһелләре үзләре мәҗлесләргә яңа кагыйдәләр кертә. Югыйсә, кайбер әйберләр миңа үземә дә кызык булып тоела иде. Мәсәлән, сәдака өләшү. Үсмер чакларда нәрсәгә бу апалар бер-берсенә акча бирәләр икән. Күпме алып киләсең, шуның кадәр үк җыеп кайтып китәсең бит инде. Әнидән сорый идем, әмма ул нигәдер мине кәнәгатьләндерерлек җавап кайтармый иде", - дип хатирәләргә бирелгән җырчы. 

"Ә Коръән ашына килгәндә, барыбер элеккечә эшлим. Зур кәстрүлгә өч төрле ит кушып аш куям. Токмач кисәм (бу юлы алып килделәр, рәхмәт төшкере). Ашның итен алып, суган турап аерым пешереп алам. Аерым бәрәңге пешерәм. Өстәлгә ит белән бәрәңге һәм токмачлы аш чыгарам. Ах, аның тәмлелеге. Ә бәлешләрдән гөбәдия. Менә бу өч әйберне мин беркайчан да үзгәртмәячәкмен. Балачакны, әбине, әнине хәтерләтә", - дип язган җырчы.

Инстачылар Диләнең тәрбияле, абый-сеңел мөнәсәбәтләренә соклануларын язганнар. 

Кайберәүләр аш-су әзерләү үзенчәлекләре белән уртаклашкан. "Бездә ит белән бәрәңге янына кәбестә дә пешереп салалар. Аның кәбестәсе итенә караганда тәмлерәк була әле", - дип комментарий калдырган берсе.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Бәләкәй чакта коръән ашларына сөенәсен, чөнки акчааа бирәләр һәм тәмлюшкалар ашыыыйсын!!! Әни гадәттә елына бер- ике тапкыр укытып ала иде инде. Үсә төшкәч ул минем өчен дә зур җаваплылык иде, чөнки үземә "коронный десерт"-алма рулеты эшләтәләр иде. Казанга килгәч башка кешеләргә ашларга йөрергә туры килде. "Татарстанда башкача икән",- дигән ачылышлар да булды. Бүгенге көн белән чагыштырганда 20-30 ел элек булган дини мәҗлесләр икенчерәк иде. Әллә кешеләр , әллә дин әхелләре үзләре мәҗлесләргә яңа кагыйдәләр кертеп баралар. Югыйсә кайбер әйберләр миңа үземә дә кызык булып тоела иде. Мәсъәлән сәдакә өләшү моменты. Үсмер чакларда гел уйлый идем: "Нәрсәгә бу апалар бер- берсенә акча бирәләр икән. Күпме алып киләсен , шуның кадәр үк җыеп кайтып китәсен бит инде. Әнидән сорый идем, әмма ул нигәдер мине кәнәгатьләндерерлек җавап кайтармый иде. "Шундый гореф- гадәт инде ул , кызым,- генә дия иде. Хәзер үзем дә әни. Бүгенге көндә Аллага шөкер белем алу мөмкинлекләре бихисап. Мәсъәлән , җәй көне Сәфинә ике атна мәчеткә йөреп алды. Балалар әти- әниләргә караганда кайбер юнәлешләрдә белемлерәк тә кебек. Шулай да, безгә дә артта калырга ярамый. Ә коръән ашына килгәндә, баребер элекечә эшлим. Зур кәстрүлгә 3 төрле ит кушып аш куям. Токмач кисәм( бу юлы алып килделәр, рәхмәт төшкере). Ашның итен алып , суган турап аерып "томить" итеп алам. Аерым бәрәнге пешерәм. Өстәлгә тәлинкәләргә чыгарам ит белән бәрәнге. Ах, аның тәмлелегеее. Һәм токмачлы аш. Ә бәлешләрдән гөбәдия. Классика җанра. Менә бу 3 әйберне мин беркайчан да үзгәртмәячәкмен, Аллахы бирса. Балачакны , әбине, әнине хәтерләтә.... #коръәнашы #толькосамыеблизкие P.S. Рәхмәт килгәнең өчен @albina_apanaeva

Публикация от Диля Нигматуллина (@dilyanig)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100