Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина нигә турыга карап фотога төшми?

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина үзенең Instagram челтәрендә бары тик үң якка гына карап төшкәнен язган һәм моның сәбәбе бар икәнен әйткән. Без әлеге сәбәпне ачыкладык.

news_top_970_100
Дилә Нигъмәтуллина нигә турыга карап фотога төшми?

Дилә Нигъмәтуллина ни өчен камерага туры карап төшми? Җырчының үзе белән сөйләштек.

“Бу сорауны миңа еш бирәләр. Беренчедән, руслар әйтмешли, уң ягым минем өчен “рабочая сторона”м, шуңа күрә уң якка карап төшәм. Икенчедән, борынымда зур киста бар. Туп-туры карап төшсәм, ул күренеп тора. Беркайчан да туры карап төшмим, бары тик паспортта гына фотографиям шундый”, - диде җырчы.

Әлеге пост астында җырчы битенә язылучылар: “Сул як битне корт чапкан...”, “сул як битендә миң яки шрам бар”, - дигән фикерләрен калдыганнар.

Операция ярдәмендә кистаны алып куеп булмый микән? “Мин операцияләрдән куркам, ә болай бәлки буладыр да”, - диде Дилә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100