Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина ничек итеп кызын сәпиттә йөрергә өйрәткән - җырчыдан лайфхак

Дилә Нигъмәтуллина ничек итеп кызын сәпиттә йөрергә өйрәткән - җырчыдан лайфхак

news_top_970_100
Дилә Нигъмәтуллина ничек итеп кызын сәпиттә йөрергә өйрәткән - җырчыдан лайфхак
Җырчы Дилә Нигъмәтуллина кызын ничек сәпиттә йөрергә өйрәткәнен язган. 

"Бүген Сәфинә ниһаять велосипедта ныклап йөреп китте. Шатлыгыннан ике сәгать йөреп кайткан... 

Бу минем күңелемне борчып торган күптәнге бер проблема иде. 7 яшь тулды, һаман йөри белми. Курка иде. 4 яшьтән бирле өйрәттек, берничек тә булдыра алмый иде. Бөтен иптәш кызлары "висәпиттә", ә ул алар артыннан чабып бара. Аннары арыгач, елап өйгә әйләнеп кайта иде. Инде быел үземә максат куйдым: өйрәтәм, башка чара юк. 

Ничек килеп чыкканын сөйлим әле. Бер атна элек, чираттагы "бәлки бүген килеп чыгар" дигән өмет белән, урамга чыктык. Бераз азапланганнан соң, мин начар аңлатамдыр дигән нәтиҗәгә килеп беттем. Арып, җылашып беткәннән соң, үземне кулга алдым да... инстаграммдагы мотивация искә төште. Шуны Сәфинәгә сөйләдем. Күз алдына китер: синең пес итәсен килә, син нишлисен? - Туалетка йөгерәм, - ди. Менә хәзер дә синең башка вариант юк, я йөреп китәсен, я астынга пес итәсен, - дидем. Һәәәәәм... Булды бу!!!! Күз алдыгызгы китерәсезме!!! Иң элек ул бик каты көлде, әлбәттә. Аннары, үз-үзенә: " Мин булдырам, мин барыбер йөрергә өйрәнәм, - дия-дия берничә метрны үзе генә әмәлләде. 

Инде бүген менә зуррак сәпиткә утырды, күрше малай белән рәхәтләнеп йөрделәр. Күңелдә шундый кәнәгатлелек тә, бәхет тә хисе. "Вот харап икән, нәрсәсе бар инде аның, сәпиттә йөрергә өйрәнгән", - диярсез күбегез. Әмма безнең өчен ул зур җиңу", - дип язган Дилә Нигъмәтуллина.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Бүген Сәфинә нихаять велосипедта ныклар йөреп китте. Шатлыгыннан ике сәгать йөреп кайткан. . . Бу минем күңелемдәге борчып тора торган күптәнге бер проблема иде инде. " 7 яшь тулды , хаман йөри белми. Курка иде. 4 яшьтән бирле өйрәттек, берничек тә булдыра алмый иде. Бөтен иптәш кызлары "висәпиттә" , ә ул алар артыннан чабып бара. Аннары арыгач, елап өйгә әйләнеп кайта иде. Инде быел үземә максат куйдым: өйрәтәм , башка чара юк. . . Сөйлим әле , ничек ул килеп чыкты. Бер атна элек, чираттагы "бәлки бүген килеп чыгар" дигән өмет белән, чыктык урамга. Бераз азапланганнан соң, мин инде начар аңлатам дыр дигән нәтиҗәләр дә эшләп бетердем. Арып, җылашып беткәннән соң, үземне кулга алдым да... инстаграммдагы мотивация искә төште. ( ➡️Листайте фото ) . Мин аны @regina_raider да сториеста күргән идем.( спасибо тебе дорогая Регина, я тебе переведу, если все не поняла . Аннары, үз-үзенә : " Мин булдырам, мин баребер йөрергә өйрәнәм,- дия , дия берничә метрны үзе генә әмәлләде. . Инде бүген менә зуррак сәпиткә утырды , күрше малай белән рәхәтләнеп йөрделәр. Күңелдә шунлый кәнәгатлелек тә, бәхет тә хисе. "Вот харәп икән ,нәрсәсе бар инде аның, сәпиттә йөрергә өйрәнгән",- диярсез күбегез. Әмма безнең өчен ул зур җиңу. #маленькаяпобеда #победанадсобой #мыэтосделали #сафинамухина #ура #

Публикация от Диля Нигматуллина (@dilyanig)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100