Дилә Нигъмәтуллина: “Начар комментарий язган кешенең максаты – эчендә җыелган “әчесен” чыгару”

20 сентябрь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Зилә МӨБӘРӘКШИНА
Фото: Инстаграм
Җырчы тискәре эмоцияләрне ничек чыгарып булганлыгы турында инстаграм битендә язган.

“Бүген шундый кызык нәтиҗә эшләдем әле мин. Нишләптер уңай комментарийларны директка күбрәк язалар, ә әшәкеләре пост астында күберәк языла. Димәк, тискәре комментларны язган кеше башкалар күрсен өчен яза дигән сүз бит инде? Ничек дип уйлыйсыз? Чөнки миңа в личку гына язса ул үзенең максатына ирешмәячәк. Ә начар коммент язган кешенең максаты беләсезме нәрсәдә? Җыелган эчендәге әчесен чыгару. Фото куйган кешегә түгееел. Ә гомумән чыгару. Эх, белсәләр иде алар тискәре эмоцияләрне башкача да чыгарып була икәнен. Мәсәлән, тренажеркада грушаны кыйнасаң, яисә суга кереп чумып бер 2 км йөзсән, бер дә булмаса, урманга кереп каты итеп кычкырсан, бөтен начарлык чыгып бетә. Булыша, бүген үзем тикшердем”, – дигән җырчы.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Бүген шундый кызык нәтиҗә эшләдем әле мин. Нишләп тер уңай комментарийларны Директка күбрәк язалар, ә әшәкеләре пост астында күберәк языла. Димәк , тискәре комментларны язган кеше башкалар күрсен өчен яза дигән сүз бит инде? Ничек дип уйлыйсыз? Чөнки миңа «в личку» гына язса ул үзенең максатына ирешмәячәк. Ә начар коммент язган кешенең максаты беләсез ме нәрсәдә? Просто тупо җыелган эчендәге "әчесен" чыгару. Фото куйган кешегә түгееел. Ә гомүмән чыгару. Эх белсәләр иде алар , тискәре эмоцияләрне башкача да чыгарып була икәнен. Мәсъәлән ,тренажеркада грушаны кыйнасан, яисә суга кереп чумып бер 2 км йөзсән, бер дә булмаса урманга кереп каты итеп кычкырсан ,бөтен начарлык чыгып бетә. Булыша, лично бүген үзем тикшердем. #эмоциональнаядевушка #дилянигматуллина

Публикация от Диля Нигматуллина (@dilyanig)

 


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Социаль челтәр йолдызлары

ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Гашыйклар көне" - әхлаксызлыкка корылган, ул зина кылуны, никахсыз тормышны хуплауга китерә”

Бүген яшьләрнең көтеп алынган бәйрәме - Гашыйклар көне. Әлеге бәйрәмне икенче төрле Изге Вәли көне дип тә йөртәләр. Гашыйкларны кавыштырып йөргән монах Валентинның исемен шулай мәңгеләштерә халык. Тик бәйрәмнең татарлар өчен, төгәлрәк әйтсәк, Ислам динендәге татарлар өчен бөтенләй хас булмавы турында уйланучылар сирәк. ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әлеге бәйрәмнең рухи эчтәлеге әхлаксызлыкка корылган, ул зина кылуны, никахсыз тормышны, хәтта бер җенес вәкилләре арасындагы мөнәсәбәтләрне хуплауга китерә дип саный. Бу хакта ул үзенең Инстаграм челтәренә язган.

Социаль челтәр йолдызлары

Азат Фазлыев әнисен дәвалауга җыелган акчаларны авыру балаларга тапшырган

Җырчы Азат Фазлыевның әнисе Зөлфирә ханымның яман шеш авыруыннан интегүе һәм Төркиядә дәвалану узганы турында язган идек. Төркиядә табиблар Зөлфирә ханымга сөяк мие күчереп утыртырга тиешләр иде. Азатның әнисе клиникага барып, диагнозын раслады, беренче дәваланулар алды инде. Чит ил табиблары аңа химия биргән. Әлегә ул өч ай шуны эчә. Бүгенге көндә Фазлыевлар гаиләсе донор көтә икән. Бу хакта җырчы Инстаграмында язган.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла