"Әби, тырыш инде! Кызыңны дөрес юлга кертеп җибәр!" Роза Сябитованы секс һәм акча яратуда гаеплиләр

9 Марта 2018

Укылган: 696 тапкыр

Фото: Роза Сябитованың инстаграмыннан
"Давайте поженимся" тапшыруын алып баручы Роза Сябитованы "илнең иң танылган яучысы" дип йөртәләр. 8 март белән котлаган фотосын урнаштыргач, аны әхлаксызлыкта гаепли башладылар.

Социаль челтәрдә язуларга ышансаң, бу хакта, имеш Роза Сябитова үзе әйткән.

Роза Сябитова 8 март көнне кызы белән төшкән фото урнаштырып, хатын-кызлар көненә бирелгән бүләк модага туры килгән һәм кыйммәтле булырга тиеш дип язган иде. Укучылар иң кыйммәтлесе - гаилә бәхете, ә менә Сябитованың әлегә кадәр ныклы гаиләсе дә юк, кызы бала да тапмады дип гаепли башладылар. Сябитованы "итексез итекче" дип атыйлар - имеш, кешеләрне яучылый, үзенең ире дә юк.

"Әби, тырыш инде, үзеңне күрсәтүдән тукта. Кызыңны дөрес юлга кертеп җибәр!" - дип язалар Сябитовага.


Фикерләр








Социаль челтәр йолдызлары

Татарстанның төньяк районнарын мошкара - чебен-черки баскан

Балтач, Кукмара районнарында кешеләр үзләре дә урамга чыга, мал-туарны да көтүгә чыгара алмыйлар дигән хәбәрләр килеп иреште. Мондый хәл соңгы тапкыр 1992 елда күзәтелгән иде дип искә төшерә белгән кешеләр. 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла